Лилия Сәлахетдинова: «Тугач, «барыбер яшәмәячәк, яшәсә дә, сукыр калачак, саңгырауланачак» дигәннәр әнигә»

-- Чулпан

Лилия Сәлахетдинова турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Казанның “Ярдәм” мәчетенә килеп киткәнегез булса, һичшиксез, аны беләсез. Лилия кебек җитез, позитив кешене хәтерләп калмау мөмкин түгел. Мәчет бакчасында сөйләшеп утырганда да әллә ничә мәртәбә телефоны чылтырады, әллә күпме кеше килеп исәнләшеп, гапләшеп китте аның белән. Балачагы, тормышы, яраткан эше турында менә ниләр сөйләде ул “Татарстан яшьләре”нә. //Татарстан яшьләре//

– Тумышым белән мин Буа районының Күл-Черкен авылыннан. Өч елдан артык Казанда яшим. Бирегә килүемнең сәбәбе – дини гыйлем алу булды. Намаз укырга өйрәнү балачактан ук иң зур хыялым иде.

9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң бик нык башым авыртты, шуңа бер елга укуны туктатып торырга туры килде. Башта каникул кебек кенә тоелса, соңрак тик яту туйдыра башлады. Тынычлык та табасы килде. Шулай итеп, декабрь айларында мәчеткә йөри башладым. Кышын чана белән йөртәләр иде. Догалар өйрәндем, намаз тәртибенә өйрәнә генә башлаганда, яз җитте, ташу башланды, авыл юлларын су басты. Аннан соң берничә ел “торгынлык” булды. Үзлегемнән китаплар укыдым. Әмма ул укытучыдан алган белемгә тиң түгел бит инде.

Бервакыт ТНВдан “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге каршындагы дини гыйлем курслары турында сюжет күрсәттеләр. Ләкин моны күрмәүчеләр өчен генә дигәч, тагын теләк басылды. Шулай да, ярты еллап вакыт узгач, мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовның ярдәмчеләре чылтыратып, мине “Ярдәм”гә укырга чакырдылар. Бәлки нәкъ шушы кешеләр мине ямьсез-тәмсез шигырьләр язудан, дөньяга гел канәгатьсезлек белән караудан, начар уйлардан йолып калгандыр. Бөтен нәрсәнең Аллаһ кулында икәненә ышану зур көч бирә.

“Ярдәм”дә ярты ел укыдым, соңрак елъярым волонтер булып йөрдем, инде ике елга якын монда эшлим. Бүгенге көндә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең урынбасарымын.

* * *

30 ел элек районнарда әле медицина аякка басып кына килә торган вакыт. Әни – авыл кешесе, миңа кадәр дә дүрт баласы бар. УЗИ ише процедураларга йөреп тә тормаган инде ул. Минем болай туасымны белмәгәннәр. Тугач, калдырырга кушканнар, барыбер яшәмәячәк, яшәсә дә биш яшьләргә кадәр генә торыр, сукыр калачак, саңгырауланачак, акылга тулы булмаячак дигәннәр. Әти килеп: “Дүртесен аякка бастырдык, утырып торса торыр, яшәр әле”, – дип алып кайтып киткән.

18 яшькәчә миңа ДЦП диагнозын куя килделәр. Әмма үсмер чакта ук миндә бу авыру түгел икәнлеген аңлый идем. Унсигездә Казанга килгәч, миңа “бәллүр кеше” диагнозы куйдылар. Табиблар “ничек сиңа моңарчы ДЦП куйдылар” дип шаккаттылар. Язмыш булгандыр инде, күрәсең. Әгәр алданрак белгән булсалар, кирәкле дарулар эчелер, сөякләр ныгыр иде. Кызганычка, сөякләр, әллә ничә мәртәбә сынып, ялганып, формаларын югалтты. Айлар буе, селкенергә куркып, урында ята идем, чөнки аз гына бәрелеп китсәң дә сөякләр сына. Җитлеккәннән соң инде мондый деформацияне берни эшләтеп тә булмый: аяклар, мәсәлән, басып йөрерлек хәлдә түгел. Аллага шөкер, бу сынаулар үтте, хәзер сөякләр бераз ныгыды.

Табибларны гаеплимме? Белемнәре җитмәгәндер инде. Аннан соң ул чакта, бигрәк тә район җирендә мөмкинлекләр чикле булган бит, тугач та дөрес диагноз куя алмаулары шуннандыр да. Моның өчен беркемне гаепли алмыйм. Ләкин тора-бара аның ДЦП түгел икәнен аңларга мөмкин булгандыр инде. Ә болай, ел саен, инвалидлыкны яңартып торырга мәҗбүр идек: сөяге үсмәгәнме икән дип, минем аяк-кулларны үлчиләр иде. Әлбәттә, үсә төшкәч, бу миңа бик сәер тоела иде, ләкин шулай тиеш булгач, барып тикшеренә идек. Хәзер дә авыру баласы булган ата-аналар шулай азаплана: сәламәт түгел икәне күренеп тора, хәле яхшырмаячагы билгеле, ләкин пособие алу өчен һәрдаим шулай инвалид икәнеңне дәлилләп торырга кирәк.

* * *

Авылда мәктәпкә йөрмәдем, әниләрнең анда илтергә мөмкинлеге дә юк иде. Авыл җире бит, мал-туар, берничә сыер, иртәдән кичкә кадәр эшлиләр. Укытучылар өйгә килеп дәрес бирәләр иде. Сыйныфташларым үзләре миңа килеп, мине урамга алып чыгып йөртә иделәр. Бергә укыган иптәшләремә, күрше кызларына бик рәхмәтлемен, алар мине беркайчан да инвалид итеп күрмәде, үзләреннән аермады. Хәзерге дусларым да тигез күрәләр, шөкер. Күпме кешеләр белән аралашам, кимсетелгән көнем булмады. Кирәк вакытта булышалар, кызгану белдергәннәре юк. Эшемдә дә башкалар белән беррәттән эшлим, кайвакыт күбрәк эш кушып җибәрәләр кебек тоела, ләкин мин моңа сөенәм генә, димәк, булдыра алуымны күрәләр. Мин үземне кирәкле урынга, кирәкле вакытта килеп эләктем дип уйлыйм. Ә миңа жәлләп караган кешеләрнең үзләрен жәллим. Аларның яки аңнары үсеп бетмәгән, яки аларга тәрбия җитми. Без бит үзебез өчен үзебез җавап бирә алабыз. Ә бар, мәсәлән, наркотиклар белән бәйләнгән кешеләр. Алар ул капкыннан ычкына алмый. Наркомания аркасында ВИЧ килеп чыга. Бер таныш егетем бар, ул ВИЧ йөртүче. Аның белән кызлар танышмый, куркалар. Чарасызлыктан нишләргә белмәгәндә килә, сөйләшеп утырабыз. Өметне өзмәскә кушам, эзләгән очракта аңа да тиң кеше табарга мөмкин.

* * *

Быел апам белән Санкт-Петербургка сәяхәт кылдым, Мәскәүгә дә кагылдык. Питер әйбәт инде ул, бик ошады, ләкин минем өчен түгел – миндә хроник бронхит, ә анда салкынча, яңгырлы һава торышы. Самолетта очуны күтәрә алам микән дип, үземне сынап карыйсым килгән иде, булдырдым, Аллага шөкер. Киләчәктә сәяхәт итәргә исәбем юк түгел, ләкин күп нәрсә финансларга барып терәлә. Мәсәлән, коляска туза, яңаны алырга кирәк. Бераз җыйган хезмәт хакымны авылга да кайтарасы килә – анда ремонт-фәлән бетми, әниләр дә олыгая. Шулай да быел, Аллаһ боерса, хаҗга барырга ниятләп торам.

* * *

“Ярдәм”дә тулай торакта яшим. Бөтен шартлар бар. Дөрес, кайвакыт физик ярдәм кирәк була. Машинага күчереп утыртканда, пандуслардан менгәндә, мәсәлән. Андый чакта янымда берәр булышчы була инде.

Казанда “эшләдемме Рэшләдем” дип ясалган пандуслар бик күп. Кайвакыт пандустан менәсең, ишек сиңа таба ачыла. Моннан ерак түгел бер бинада “үлем пандусы” бар, ул шулкадәр авыш ки, аннан хәтта сәламәт кеше дә менә алмый. Февральская урамында бер кибетнең пандусы уңайсыз иде. Кибеттә ачуым килеп торганда, бер егет: “Ә ничек кирәк?” – дип сорап куйды. Аңлаттым да: “Әй, сиңа сөйләүдән ни мәгънә”, – дип чыгып киттем. Ә ул администратор булган икән. Ике көннән кибетне ябып торып, бик уңайлы пандуслар куйдылар, ишек бусагаларын алып аттылар. Янәшәдәге биналардан минем сүзгә колак салучылар бер шул кибеттә булды. Әйткән белән әйтмәгән бер түгел, без үзебез дә таләп итәргә, үз хокукларыбызны белергә тиеш.

Беркөнне сәүдә үзәгенә барырга кирәк булды, такси чакырып тормадым, автобус белән генә китәсе иттем. Тукталышта көтеп торам. Автобус йөртүче, килеп туктагач, аптырап карап торды, аннан яңадан әйләнеп килеп, тротуарга якынрак туктады. Мескен пандусны төшерде – ул калтырап тора. Берәр кеше ярдәм итмәсә, аннан менеп булмый. Безнең юл кырыйлары да коляскалар өчен көйләнмәгән.

Кире кайтканда Восстания урамында төшеп калдым. Юлның икенче ягына җир астыннан чыгарга кирәк. Ә анда пандуслар шундый текә. Минем бит үләсем килми, юл аркылы чыксам, таптамаслар әле дип, ярамаган урыннан чыгып киттем. Шунда бер полиция хезмәткәре тора иде. “Нишлисез сез?! Әгәр шунда берәр нәрсә булса?!” – ди. “Алайса, әйдә, – мин әйтәм, – яңадан юлның теге ягына чыгар да, пандустан алып төшеп, кире менгер”. “Вакытым юк”, – ди. “Ә минем яшисе килә”, – дидем. “Ярар, бар инде”, – дип, беркетмә төзеп тормыйча җибәрде үзе тагын. Менә шулай кагыйдәләрне бозарга туры килә кайчак.

Ә Буага такси белән айга бер-ике кайтып йөрим. Юлымны “Ярдәм” фонды каплый. Үзенә юлдашлар эзләүчеләрнең төрле төркемнәре бар интернетта, алар белән элемтәдә торам. Машина йөртүчеләр баштагы мәлдә, колясканы күргәч, куркып та калалар. “Ә сезнең белән берәр кеше кайтамы соң?” – дип сорыйлар, “Әйе, сез кайтасыз”, – дим. Кайберәүләре юл буенча: “Хәлегез яхшымы, берәр нәрсә кирәкмиме?” – дип борчылып бара. “Кайтыгыз әле тыныч кына, йоклыйм мин”, – дип көләм.

* * *

Мин бәхетле, чөнки үз динемне тотам, шуның белән үземне саклый алам. Әти-әниемнең сәламәтлеге өчен дога кыла алам. Алар, шөкер, тигез әле. Туганнарым күп минем. Чын-чынлап яраткан эшем бар. Мин үземне монда – “Ярдәм”дә таптым. Бу нәкъ минем эш, чөнки мин күп сөйлим, кешеләр белән аралашырга яратам, теләсә кем белән уртак тел таба беләм.

Кешеләр кайвакыт “без сезне аңлыйбыз” диләр. Мин әйтәм: “Беркайчан да аңламаячаксыз, аңларга язмасын да”. Инвалидны аңлар өчен аның кебек инвалид булырга кирәк. Мин “Ярдәм”гә укырга килгәч, 11 сукыр белән урнаштым. Ике көн бүлмәдән чыкмыйча аларны карап утырдым. Егылалар, бәреләләр, әйберләрен таба алмыйлар. Шуларга карагач, ничек бәхетле икәнемне аңладым. Хәле синекеннән кыенракларны күрергә, чагыштыра белергә генә кирәк.

Лилия сөйләгәннәрне Илүзә ЗАҺИДУЛЛИНА язып алды. 

Бәйле