Башкортстанның «Туган тел» каналы Казан «Чаша»сыннан Татарстанга татар-башкорт җырчыларын күрсәтә башлады [видео]

29 август «Казан» гаилә үзәге каршында Башкортстанның «Туган тел» телеканалы Татарстанда беренче концертын оештырды. Чарада татар һәм башкорт җырчылары чыгыш ясады. Каналның башлыгы Азат Вахитов Азатлыкка белдерүенчә, 28 августтан «Туган тел» телеканалын Татарстанның барлык кабель челтәрләрендә дә карап була. //Азатлык радиосы//

Башкортстанның «Туган тел» каналы Татарстан суверенитеты көне алдыннан Казанда беренче тапкыр зур концерт үткәрде. Сәхнәдә дистәләгән татар, башкорт җырчылары ике сәгатьтән артык татар, рус, башкорт телләрендә җырладылар. Күбрәк татарча җырлар яңгырады.

«Туган тел» телеканалының башлыгы Азат Вахитов концерт барышын шәхсән үзе күзәтеп торды. Азатлыкка ул 28 августтан «Туган тел»нең Татарстандагы барлык кабель челтәрләрдә эшли башлавын сөйләде. Казанга концерт белән килергә үзләре теләк белдерүен әйтте.

– Татарстанның мәдәният министрлыгы белән килештек, концертны үткәрү вакытын, урынын үзләре тәкъдим иттеләр, без каршы килмәдек. Әзерләнү эшләре ай ярым барды, бу вакыйгага бик җитди карадык. Минемчә, эшләр бик уңышлы узды.

– Татарстанның мәдәният министрлыгы ниндидер таләпләр куймадымы?

– Юк. Барсы да җайлы, шома барды. Бу тамашага күбесенчә безнең белән даими элемтәдә торган артистларны чакырдык: Зифа Нагаева, Җәвит Шакиров, Гөлдания Хәйруллина һәм башкалар. Башкортстаннан килүчеләрнең кайберләрен Татарстанда белеп бетермәсәләр дә, мин ышанам, киләчәктә алар популярлашыр.

– Бу сезнең чыннан да беренче чыгышмы, алга таба Татарстан башкаласында тамашаларыгыз булачакмы?

– Казанда әйе, бу беренче концерт. Уфада мондый зур проектларны еш үткәреп торабыз, айга бер-ике тапкыр. Быел декабрьдә Уфада беренче мәртәбә “Туган тел” милли премиясен оештырабыз. Анда татар, башкорт, рус, Мәскәү артистлары да булачак. Киләчәктә дә планнар зурдан, һәр ел Казанда зур тамашалар оештырырга ниятлибез.

– Татарстан белән Башкортстан арасын тагын ничек ныгытып була дип уйлыйсыз?

– Без ике республиканы һәрвакыт апалы-сеңелле дип йөртәбез. Хәзер дә араларыбызны ныгыту, татар мәдәниятен үстерү өстендә дә эшлибез.

«Ике милләтне дә ихтирам иткән тапшырулар күп»

«Туган тел» җитәкчелеге Татарстанның халык артисты Венера Ганиевагаканалның Татарстандагы вәкиле булу тәкъдиме белән чыккан. Җырчы бик теләп килешкән, “Туган тел”гә зур өметләр баглый.​

Венера Ганиева

Венера Ганиева

«Туган тел» каналы чыннан да татар-башкорт дуслыгын ныгытыр, безнең моңнарыбызны киң галәмнәргә таратыр дип ышаныч белдерәсе килә. Телевидение аша берләшү күздә тотылачак. Без бит инде тугандаш халык. Күп җырчылар ике республиканың да йолдызлары булып торалар. Аларның иҗаты Татарстанда да, Башкортстанда да чәчәк атты.

“Туган тел”нең төп эше – Башкортстан җырчыларын Татарстанда таныту, мондагы яшь, талантлы җырчыларны анда күрсәтергә. Гомумән, иҗат, сәнгать аша халыкларны дуслаштыру күздә тотыла. Бу бик зур адым, тарихи вакыйга», диде Венера Ганиева.

Җырчы Илшат Вәлиев та Татарстан белән Башкортстан арасында еш йөргәч, бу вакыйганы шатланып кабул иткән. «Туган тел»дә татар теленә, татар җырчыларына зур игътибар бирелә дигән фикердә ул.

«Беренчедән, Башкортстаннан килгән «Туган тел» каналының монда күрсәтелүе безнең җырчылар өчен бик уңайлы: җырларыбыз тагын да киңрәк яңгырый. Аннары «Туган тел»не караган тамашачы белә: каналда татар һәм башкорт теле кушылып бара. Ике милләтне дә ихтирам иткән күп кенә кызыклы тапшырулары бар. Безнең милли каналларыбыз күбәйсен, киңәйсен генә диясе килә”, диде Вәлиев.

Башкортстаннан килгән җырчы Искәндәр Газизов, Казаннан Гөлдания Хәйруллина, Алсу-Азат Фазлыевлар да Азатлыкка «Туган тел» аша ике республиканың дуслыгы тагын да артачак дип белдерде.

Бәйле