Түрәләр урамда йә булмаса җәмәгать урынында сабыйга күкрәк сөте ашатып утыручы әниләрне якламакчы. Ил күләмендә бала имезүнең өстенлекле якларын күрсәтүгә бәйле өр-яңа кампания башланачак, дигәннәр. Алай гына да түгел, түрәләр яңа туган балаларга ясалма сөт турындагы рекламаны телевизордан күрсәтүне, гомумән дә, закон белән тыярга тәкъдим иткән. Котыртып ятмасыннар! //Ватаным Татарстан//
Хәтерләсәгез: әле күптән түгел генә социаль челтәрләрнең берсендә кафеда баласын имезеп утыручы әнинең сабый белән икесен төшергән фотосы зур шау-шу куптарды. Берәүләр фото астына “дөньядагы иң матур күренеш”, дип язып куйса, икенчеләр исә әнине оятсызлыкта, тәрбиясезлектә гаепләде. Хәзер балага күкрәк сөте ашату модада түгел, ясалма сөт күпкә файдалырак, гәүдәңне бозасың, дип фикер йөртүчеләр дә шактый күп. Канундагы “тишек” урыннарны да телгә алганнар хәтта. Әйтүләренә караганда, бүген илдә җәмәгать урынында бала имезүгә бәйле бернинди закон да юк. Шуңа күрә ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Югыйсә чит илләрдә бу мәсьәләне күптән җайга салганнар. Мәсәлән, Италиядә җәмәгать транспорты тукталышларында да бала имезү бүлмәләре бар икән.
Казанда яшәүче яшь әни тирәсендә купкан тавыш түрәләргә кадәр барып җиткән, ахры. Әлеге мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итмәкчеләр. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында яшь әниләрнең ни өчен нарасыена күкрәк сөте ашатырга теләмәвенә ачыклык кертмәкчеләр. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген алты айга кадәрле сабыйларның нибары 40 проценты гына күкрәк сөте белән туклана икән. Ә калганнары?
Министрлыкның Күкрәк сөте ашатуны пропагандалау, ярдәм итү һәм хуплау фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе Любовь Абольян сүзләренә караганда, бәби алып кайткан хатын-кызга еш кына гап-гади тәҗрибә җитми. “Яшь әниләрнең күбесе бала имезүгә уңай мөнәсәбәттә. Сабыйны бала табу йортында ук ашата башлыйлар. Ә менә өйгә кайткач, нарасыйны имезүдән баш тартуның төп сәбәбе – табиблар тарафыннан тиешле ярдәм бирелмәү. Медицина хезмәткәрләренең бу мәсьәләдә белеме аз”, – дигән белгеч. Шуңа күрә ак халат ияләрен укытырга җыеналар.
Хәер, баланы имезүдән баш тарту бер безгә генә кагылмый. Бу – дөнья күләмендәге проблема, дип аңлатканнар министрлыкта. Шул ук вакытта кул кушырып утырырга җыенмауларын да әйткәннәр. Кыскасы, балага күкрәк сөте ашатуны популярлаштыру юнәлешендә зур кампания башланачак. Иң беренче эш итеп, ясалма сөт турындагы рекламаны тыймакчылар. Күкрәк сөтен берни дә алмаштыра алмый, ди белгечләр. Россия Президенты эшләре идарәсе каршындагы Балалар медицина үзәгенең бүлек җитәкчесе Анна Базанова әйтүенчә, күкрәк сөтендә алты айга кадәрге сабыйга кирәк булган барлык туклыклы матдәләрнең – 100 проценты, алты айдан бер яшькә кадәрге балага – 50 проценты, бердән алып өч яшькә кадәрге малай-кызларга 30 проценты бар. “Күкрәк сөтендә файдалы бактерияләр, баш мие үсеше өчен кирәкле олигосахаридлар, витаминнар һәм микроэлементлар күп. Дөрес, алар сыер яки кәҗә сөтендә дә бар. Әмма бозау яки кәҗә бәтие үсеше өчен кирәклеләре. Бу төр хайваннарга үзгә матдәләр кирәк. Ник дисәң, алар тууга аякка баса. Шуңа күрә күп итеп аксым таләп ителә. Ә менә кеше баласына иң элек баш мие үсеше өчен таләп ителүче матдәләр кирәк”, – дигән Анна Базанова. Табиблар ике яшькә кадәр баланы мөмкин кадәр күкрәк сөтеннән аермаска кушкан.
Кампания кысасында тәүге очрашу быел октябрьдә үк, Иҗтимагый палата мәйданында узачак дип фаразлана. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2011–2016 елларда илдә өч айдан алып алты айга кадәр күкрәк сөте ашаучы нарасыйлар саны – 13,3, алты айдан бер яшькә кадәргеләр исә 7 процентка арткан.
Сәйдә АППАКОВА, абыстай:
– Ике яшькә кадәр бала күкрәк сөте имәргә тиеш. Бу Коръән буенча да шулай. Сабыйга ана сөте керсә, ул гомере буе сәламәт булачак. Ни өчен элек озак яшәгәннәр? Чөнки күкрәк сөте имеп үскәннәр. Ә ике яшьтән соң имезү фарыз түгел. Бала имәргә теләмәсә дә, аңа ана сөтен савып ашатырга кирәк. Баланың яшәеше өчен, организмны ныгыту өчен кирәк ул. Чөнки ана сөте яшәргә көч бирә. Гомумән, ана – ана булырга тиеш. Ул баланы үзе табарга, үзе имезергә тиеш. Ананың башка кеше имезгән балага мәхәббәте булмаячак. Андый бала газиз булмый.
Гөлнара ИДРИСОВА, өч бала әнисе:
– Урамда шешә күтәреп йөрүче яки тәмәке көйрәтүче яшь әниләргә беркем дә сүз әйтми. Ә җәмәгать урынында бала имезүче хатын-кызлар үзеннән-үзе оятсызга әйләнә. Бармак төртеп күрсәткән һәр кешенең фикеренә колак салып утыра башласам, балам ач калачак бит. Урам тутырып еласа әйбәтрәкме әллә? Анда-монда барганда, баланы каплау өчен, үзем белән махсус шарф йөртәм.
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
– Әни кешенең сабыена күкрәк сөте ашатуында бернинди дә әдәпсезлек юк кебек, әлбәттә. Әмма тирә-юньдәгеләр моны аңлап бетермәскә дә мөмкин. Мәсәлән, итәксез урамга чыкмыйбыз бит. Алайса ни өчен түшне күрсәтергә ярый? Мәсьәләнең әхлакый ягын онытырга ярамый. Яшь әниләр өчен тиешле шартлар булырга тиеш.