«Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, баламны саклап калырга ант иттем»

-- Чулпан

Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем. Язның ярсулы бер көне иде ул… //Казан утлары//

Без Зөфәр белән әти-әнием янына кайтып, зурдан купмый гына никах укытып килдек. Егетем әтисе белән генә яши иде. Әнисе ике ел элек авырып вафат булган. Әтисе, 3өлфәт абый, туйны эш-көшләр беткәч дип, Сабан туена тәгаенләде. Мин туйга чаклы дус кызым Алсу белән яшәвемне дәвам иттем. Авылда зур кызулык белән язгы кыр эшләренә әзерлек башланды. Зөфәр район үзәгенә йөреп, авыл хуҗалыгы идарәсендә белгеч булып эшли иде. Ул иртә таңнан китә, соң кайта башлады. Кайбер көннәрдә кунгалап та калгалый. Ике-өч көн бөтенләй хәбәре булмагач, әтисе минем яныма кагылып чыкты. Берәр хәбәр ишетмәмме дип керүе икән. Минем дә берни белмәвемне аңлагач, сагая калды. Иртәгә үк район үзәгенә барып, эш урынына сугылып кайтырга ниятләвен әйтте.

Шул көннән Зөфәр суга төшкәндәй юк булды. Ул эшеннән, гариза язып, бөтенләй киткән булып чыкты. Минем тормышым чәлпәрәмә килде.

Көннәр үтә торды. Билгесезлектә яшәү җанны кимерде. Мин хәлсезләнеп, ашау-эчүдән калдым. Беркөнне эштән чыгышлый башым әйләнеп китеп, чак кына егылмый калдым. Коймага сөялеп хәл алдым да кеше-кара күргәнче дип өйгә атладым. Болай яшәп булмый дип, икенче көнне район поликлиникасына тикшеренергә киттем. Мин үзебезнең үзәк китапханәдән урап килгәнче анализлар әзер иде инде. Шәфкать туташы елмаеп каршы алды:

— Анализларыгыз бик яхшы. Әни буласыгызны белә идегезме, – диде ул. Тагын әле: — Хатын-кызлар консультациясенә дә кереп чыгарга туры килер, — дип тә искәртеп куйды.

Мин әллә ишеттем, әллә юк, берни әйтмичә чыгып киттем. Кая барасымны, ни эшлисемне белмәс халәттә урам буйлап атладым да атладым…

Өйгә кайтып кергәндә, бик соң иде инде. Ярый әле берүзем генә. Алсу язгы каникулда ике-өч көнгә авылларына, әнисе янына кайтып киткән иде. Өстемне дә алмаштырмыйча диванга аудым. Елый-елый төрле уйларга чумып ята торгач, тәмам арып, иртәнгә авышкач кына йоклап киткәнмен. Иртән бөтенләй башка кеше булып уяндым. Җәһәт кенә сикереп торып юындым да, көзге каршысына килеп басып:

— Йә, Гөлия, күтәр башыңны, җебеп төшмә! Син кемнән ким соң әле?! Буйсының, төс-битең сөбханалла. Белемең, эшең бар. Әлегә торыр җирең дә ярап тора. Сер бирмә! – дип, үз-үземә каты гына итеп кисәтү ясадым. Мин хәтта балам булуына сөенеп, аның өчен яшәргә кирәк дип шатланып та куйдым.

Баланың никахлы атасы булуы да миңа ниндидер ышаныч, көч биргән төсле тоелды.

Чираттагы ялымны алдым да, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка чыгып китеп урнашырга кирәк дигән уйга килеп, җыена ук башладым. Дөрес эшлимме мин, юкмы? 3өфәр акылына килеп, мине эзләмәсме, дигән уйлар да бөтерелде башымда. Тик, бу ниятемнән берәү дә туктата алмаслык хәлдә идем инде мин әлеге минутларда.

Энҗе РАЗОВА. Актаныш

Бәйле