Киләсе елның ял көннәре билгеле булды. 2018 елга хөкүмәт тарафыннан кабул ителергә тиешле планда 10 көнлек Яңа ел каникуллары һәм 4 көнлек озын яллар да бар. Алдагы елда россиялеләрне барлыгы 27 ял көне көтә. Татарстанның өстәмә ике ял көнен – Корбан гаетен һәм Ураза бәйрәмен дә санасак – тагын бер “отпуск”лык көннәр җыела дисәң дә була…
Шулай итеп, Яңа ел бәйрәмнәрендә россиялеләргә 10 көнлек “каникул” каралган: каникуллар 2017нең 30 декабрендә башланып 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйрәм көннәре календарь ялларга туры килгән 6 һәм 7 гыйнвар өчен соңрак – җомга 9 март һәм чәршәмбе 2 майда ял итәчәкбез.
Шулай ук 4 көнлек озын яллар 8 март һәм 1 май бәйрәмнәренә туры киләчәк. 3әр көнне 23 февраль, 12 июнь һәм 4 ноябрь бәйрәмнәрендә ял итәчәкбез. Ә менә Җиңү көне – 9 май атна утрасына туры килү сәбәпле – бары бер көн ял булачак.
Киләсе елда россиялеләрне берничә озын эш атнасы көтә. Яз һәм Хезмәт бәйрәменә туры килгән 28 апрель шимбәсе өчен дүшәмбе 30 апрельдә ял итәчәкбез. 9 июнь һәм 29 декабрьдә дә шимбә булуга карамастан эшкә чыгарга туры киләчәк. Ләкин бу эш көннәре ял булып дүшәмбе 11 июнь һәм 31 декабрьдә “кайтачак”.
Нәтиҗәдә, Яңа елда – 10 көн, 3 көн – 23-25 февраль бәйрәмнәрендә, 4 көн – 8-11 мартта, 4 көн – 29 апрельдән 2 майга кадәр, 1 көн – 9 майда, 3 көн – Россия көненә – 10-12 июнь, 3 көн – Халыклар бердәмлеге көненә – 3-5 ноябрьләрдә ял итәчәкбез.