«Утырып кына булса да торсын, яшәсен иде, гомерем буе карарга риза…»

-- Чулпан

Табибка күренергә дип чиратта утыра идем. Чибәр йөзле, әмма моңсу карашлы ханым килде дә: “Ирем инвалид арбасында көчкә утыра, чиратсыз кертегез әле”, – диде һәм янымдагы буш урынга сыгылып төшеп, елап җибәрде. “Тынычланыгыз әле, ирегез шундый әйбәт кеше идемени?” – дидем мин, каушап калып, нәрсә әйткәнемне дә уйлап өлгермичә. //Татарстан яшьләре//

– Нишләп “иде” булсын, хәзер дә әйбәт кеше ул, без – гаиләсе әйбәт яшәсен дип тырыша-тырыша параличланды! Терелә алмаса, аннан башка ничек яшәрмен? Утырып кына булса да торсын, яшәсен генә иде! Мин аны гомерем буе карарга риза…

Аннан кесә телефоныннан чылтыратып: “Улым, әйдә, килегез”, – диде. Һәм бераздан инвалид арбасында утыручы ябык гәүдәле, сызлануы йөзенә чыккан ир һәм аны этеп килүче егет күренде. Гаилә табиб янына кереп китте. “Нинди кызганыч, яшь кеше бит әле, инсульт, инфаркт кыра гына хәзер кешене”, – диештеләр чиратта утыручылар. Ә мин, исләрем китеп: “Ире өчен шулай елаучы хатыннар да бар икән әле!” – дип уйладым. Чөнки беләм, күрәм, ишетәм: ирләре үлгән хатыннарның күбесе яшәреп, чибәрләнеп, икенче сулышлары ачылгандай, иркенәеп яши башлыйлар. Дөрес, ирләре исән чакта балдамайда йөзеп, бөтен эшне ирләреннән эшләткән хатыннар, ирләре үлеп киткәч, каушап-югалып калалар – үзләре генә яши белмиләр чөнки. Алар, киресенчә, ирләре исән чакта чәчәк атып яшәсәләр, тол калгач сулалар.

Сырхауханәдә ятканда палатадагы 80 яшьтән узган марҗа әбинең: “Ирем үлде, 40 көнен дә уздыра алмыйм инде, менә бит, аягымны сындырып, шушында эләктем”, – дип елап ятуын күреп тә аптыраган идем. Татар карчыгы булса, аягы түгел, муены сынса да иренең кырыгын үткәрмичә калмый инде, чатанлап булса да, ашны үткәреп җибәрә. Ә бу әби елый-елый да, тынычлангач, йөзенә кремнарын-мазьләрен сөртә, аннан туйганчы ашый, палатада ятучыларны, алар янына килүчеләрне күзәтә. “Синең беләзегең матур, алкаң бик килешә”, – дип, матур әйберләргә кызыгып утыра. Ирем үлде дип кайгырсаң, кешедәге матур әйбер күзгә күренәме? Бу нәрсәләрне белергә язмасын, ирем исән-сау, Аллага шөкер. Әрләшә-талаша булса да, бергә яшәргә язсын иде әле.

Фирдания Т.
Бөгелмә

Бәйле