Рәсим Низамов: «Авырлык кешене берләштерә»

-- Чулпан

Дистә еллар “Ак каен” җыры белән танылган җырчы Рәсим Низамов  хәйрия чараларында катнашуны изге эш, дип саный. Мондый чараларда ул үзе дә бик еш катнаша. //Tatar today//

— Башка кешеләргә ярдәм итеп, үзебезгә дә савап алабыз, — ди ул. — Хәйрия эше белән шөгыльләнү – ул акчалата ярдәм күрсәтү генә түгел. Әлбәттә, мондый чаралардан күпмедер дәрәҗәдә матди ярдәм дә җыела. Ил төкерсә, күл була дигән кебек, хәйрия чараларында катнашып, башка кешеләрне, тамашачыларны да изге эшләр эшләргә җәлеп итәбез.

Рәсим Низамов фикеренчә, беркемнең дә капчыгы буш түгел. Тормышта һәркем авырлыкларга дучар була, ләкин авырлык кешене берләштерә. “Бу сыйфат татар милләтенә генә түгел, гомумән, Рәсәй халкына хас. Моны без даими рәвештә үткәрелгән смс-ярдәм һәм башка хәйрия чараларыннан күреп беләбез”,  дип уйлый җырчы. Рәхмәт сүзен Рәсим Низамов аңа яхшылык кылган һәркемгә әйтә икән.

Популяр җырлар авторы, хәзерге көндә Германиядә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ Ирек Габдрахманов Рәсим Низамовка Интернет аша үзе иҗат иткән җырын җибәрә. Шул рәвешле алар танышып китә.  Бүгенге көнгә кадәр очрашып-күрешкәннәре булмаса да, һәрвакыт хәбәрләшеп тора алар.

— Ирек абый иҗатының үзенчәлекле ягы нидә?

— Иҗат кешесе хыялый, бераз самими булырга тиеш. Ирек абый шундыйлардан. Гади, нечкә күңелле кеше, һәрбер язган шигыренә, җырына сөенә – нәкъ шул сыйфаты күңелгә якын, — дип җаваплый Рәсим Низамов.

«Мең рәхмәт» хәйрия концертында да Рәсим Низамов Ирек Габдрахманов иҗат иткән җыр белән чыгыш ясаячак. Килегез, күрегез, изге эштән читтә калмыйк!

   

 Энҗе Ризванова

Бәйле