Венера Иванова кияүгә чыкты! [туй фотолары]

-- Чулпан

Телевидение йолдызы Венера Иванованың бүген туй көне. 28 октябрьдә аның никахы булган иде. Кияүнең исеме — Динар. //Tatar today//

Социаль челтәрләрдә туй фотолары пәйда булды. Продюсер һәм Казан дәүләт мәдәният институтының кино режиссурасы һәм телевидение факультетының телевидение кафедрасы мөдире Миләүшә Айтуганова үзенең Инстагрмына яшь парларны төшереп фото элә.

«Венера һәм Динар! Ярату мәңгелек булсын!» дип язып куйган ул.

Туйны Зөлфәт Зиннуров алып барган. Ул да яшь парны котлап фото кертте. 

Венера-Динар туена күп җырчылар килгән. Мәсәлән, Венера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Зәйнәп-Зөфәр, Илназ Сафиуллин аларны котлап матур җырларын башкарган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа туган гаиләгә бәхет телибез!

Бәйле