«Егетнең плащы җыерылып менгәч, аяклары белән типкәләп, бәдрәф тишегенә сыйдырганнар» [вәхшилек]

-- Чулпан

Мәктәптә укып йөргән чак. Беренче дәрес әле бетеп җитмәгән иде, ишекне шакымый-нитми кисәк ачып, кемдер тарих укытучысына кызу-кызу нәрсәдер аңлатты. Укытучы, ир кеше, ничектер аптырап, агарынып калып, класс журналын да алмыйча чыгып китте. Ниндидер гадәттән тыш хәл булганлыгын аңлап, без дә коридорга ыргылдык. //Татарстан яшьләре//

Укучы, укытучы, җыештыручылар белән бергә меңгә якын коллектив инде умарта күчедәй гөжли, сугыш чыккан көнне дә бу кадәр мәхшәр булмагандыр. Ишегалдында көтүе белән милиция, суд, прокуратура хезмәткәрләре. Суды да, Прокуратурасы да мәктәп белән янәшә бинада гына, шулай ук милиция дә ерак урнашмаган. Район үзәге бик зур түгел. Без, бала-чагалар да, барысын да күреп, танып беләбез. Ишегалды уртасында милицияләр чолгап алган урында өстенә ябылган әйбер бар. Тик анда беркемне якын җибәрмиләр. Мәктәп директоры белән завуч уртасына баскан милиция начальнигы бик ачулы кыяфәттә нәрсәдер сөйли, тегеләре дәресләрен белмәгән шук малайлар кебек башларын иеп басып торалар. Болганып, тыңланып йөри торгач, өзек-төтек сөйләшүләрдән шул мәгълүм булды: 10 нчыда укучы малайны үтереп, мәктәп бәдрәфенә салганнар… Саф татарлардан гына торган район үзәгендә генә түгел, янәшә-тирә районнарда да мондый вәхшилекнең булганы юк иде. Бу егет зыялы гаиләдән, өч кыз туганына бердәнбер абый, ата-анасына карап торган ир бала иде. Матур, буйсынлы, заманына күрә әйбәт өс-башлы, тәртипле иде.

Ул арада сырхауханәнең бердәнбер калтырча “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп, мәетне алып китте. Капкадан “полуторка” дип йөртелүче, агач әрҗәле машина килеп керде. Кабинадан көч-хәл белән төшкән ир, бер оешма җитәкчесе, егетнең әтисе иде. Бер укытучы белән милиция хәлне аңлаткач, ул шул ук машина белән китеп тә барды. Ике милиция ике ягыннан култыклап, директорны да алып киттеләр. Берсе шушы мәктәпне тәмамлап, армиядән соң милициядә эшләүче егет иде әле.

Куркыныч вакыйганың төбенә төшәсе килә бит инде. Бүтән вакытта дәресләр бетүгә өйгә йөгерүне генә караган бала-чага ул көнне кайтырга ашыкмады, гәрчә укулар инде булмаса да. Йөри торгач, тагын шул аңлашылды: бер бала дәрескә керер алдыннан гына бәдрәфкә йөгергән дә, бәдрәф тишегендә чәч-баш, плащ шәйләп алган. Ник кергәнен дә онытып, акырып-бакырып мәктәп коридоры буйлап чабып барганда бер укытучы моны көч-хәл белән эләктереп алган. Малай ашыга-кабалана хәлне аңлаткач, укытучы барып караса… Инде ул үзе теге малай кебек класс ишекләрен, директор бүлмәсе ишеген ачып, кычкырып йөри башлаган. Шуннан тиз арада милиция чакыртканнар. Бәдрәф идәннәрен кубарып, мәетне ишегалдына чыгарып салганнар. Шушы кадәр вәхшилекне кемнәр, ни өчен эшләгән соң? Элекке көнне кич югары класслар өчен ниндидер кичә булган. Вечер бетеп таралышканда, югары класста укучы ике үсмер үтереләсе егетне бәдрәф ягына алып киткәннәр. Ул үсмерләрне инде ябып та куйганнар. Ә директорны милициядә бер кич кундырып чыгардылар. Соң аның ни гаебе бар инде?

Үтереш сәбәбе болай булган: егет үз классларында укучы кыз белән очрашып йөргән. Очрашу дип инде, мәктәптән сумка күтәрешеп кайту, озын тәнәфестә биергә чакыру, мәктәптә оештырылган кичәләрдә бергә бию… Укучыларга ул елларда кич клуб тирәсенә чыгу тыела иде. Әле кич урамда дежур укытучылар йөри иде. Бу чибәр кызга югары класста укучы икенче егетнең дә күзе төшеп йөргән. Тик кыз әлеге, үтереләсе егетне сайлаган. Мәхәббәте кире кагылган менә шул егет фаҗига буласы көнне үзе кебек тагын бер юньсезне ияртеп, теге егеттән үч алмакчы булган. Егетне бәдрәфкә алып кереп, бик каты кыйнаганнар, тимер белән башына сукканнар, аннан кулыннан сәгатен (ул елларда мәктәбенә ике-өч укучыда булды микән әле андый кыйммәтле әйбер), кесәсеннән ручкасын алып, гәүдәсен бәдрәф чокырына төшергәннәр. Плащы җыерылып менгәч, аяклары белән типкәләп, тишеккә сыйдырганнар. Төн караңгы, моннан беркем дә тапмас, эзләмәс дип уйлаганнар.

Суд берничә айдан соң гына булды. Мәктәптә дә, һәр йортта да халык шушы турыда гына сөйләште: “Ул имансызларның үзләрен шулай бәдрәфкә салырга кирәк!”, “Каторгага җибәрергә кирәк!” Чокырга салганда егет әле исән булган икән – үтерүченең берсе: “Типкәләп төшергәндә ыңгырашты”, – дип күрсәтмә биргән. Ачык суд ясадылар. Ул көнне укулар булмады, директор, завуч, укытучылар судта шаһитлар буларак катнаштылар. Безне анда кертү юк инде. Ишекләр, тәрәзәләр төбенә кадәр ачык иде, без шунда чуалдык, ишетми-аңламый калганнарын соңыннан олылардан сорашып белдек. Ул көнне колхозчылар бөтенләй эшкә чыкмаган, күп кенә оешмалар да, дежур гына калдырып, эшләреннән туктап торганнар иде. Теге имансыз ике малайга ата-аналары адвокат та яллый алмаганнар дигән сүзләр йөрде. Үтерелгән егетнең әнисе судка килә алмаган – урын өстенә егылган дип сөйләделәр.

Әле 18 яшьләре дә тулмаган бу хәшәрәтләргә мондый кансызлык кайдан килгән?! 18 тулмавын исәпкә алып, аларга 10ар ел биргәннәр. Суд залыннан алып чыкканда милиция аларны нәфрәттән кайнаган кешеләрдән саклады. Халык бу вәхшиләргә нинди генә ләгънәт-каргыш яудырмады!

Бу юньсезләрнең берсе районга кабат кайтмаган, шул китүдән югалган диделәр. Берсе, күп еллар үткәч кайтып, имеш, бер кич кенә кунып киткән. Боларны табып үстергән ата-аналар нишләргә тиеш?

Әлеге коточкыч вакыйгага 60 еллап вакыт үтте инде. Ул чакта мондый куркыныч хәл бик сирәк булып, шуңа бөтен халыкны аякка бастырса, хәзер, кызганыч, шушыңа охшаш хәлләрне еш күрсәтәләр, сөйлиләр. Вәхшиләргә юлыгырга язмасын, кешеләргә, балаларга Аллаһ миһербан, шәфкать бирсен.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий