Хәния Фәрхинең кызы Алия: «Әти таләпчән булды, әни бик йомшак иде»

-- Чулпан

«Интертат» хәбәрчесе Әниләр көне уңаеннан татар дөньясының танылган асыл затларына, Әниләр көне турында фикерләрен белү, бәйрәм итәләрме, юкмы икәнлеген ачыклау өчен элемтәгә чыккан иде. Шул сораштырудан Хәния Фәрхинең кызы Алиянең фикерен тәкъдим итәбез.

Алия ГӘРӘЕВА (Хәния Фәрхи кызы, өч бала әнисе):

Гадәттә, Әниләр көнендә ике әнине котлыйбыз, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр бирәбез. Күбесенчә файдалы, кирәкле әйберләр алырга тырышам. Әйтик, бер елны матур шарф, яулык бүләк иттем. Үземә балаларым үз куллары белән ясаган бүләкләр бирә. Әни кеше Әниләр көнендә генә түгел, һәркөнне кадерле булырга тиеш. Мондый бәйрәмнең булуы әйбәт. Әниләрне искә алу, игътибарны арттыру өчен кирәк ул бәйрәм. Мин балаларга кирәк вакытта кырыс һәм таләпчән. Әйтик, укуларына карата, өйдәге пөхтәлеккә, чисталыкка, тәртипкә карата. Ләкин шул ук вакытта балаларның үтенечен игътибарсыз калдырмаска тырышам, уңышлары өчен мактыйм. Үземне дә шулай тәрбияләделәр. Әти таләпчән булды, әни бик йомшак иде, беркайчан да тиргәмәде.

Бәйле