«Алтын Йолдыз»лы премия лауреатлары [фото]

-- Чулпан

9 нчы декабрь “Пирамида” концертлар залында V – юбилей – “Алтын йолдыз” “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Премиянең уникальлеге шунда ки, Милли премия лауреаты һәм “Алтын йолдыз” статуэткасы иясе мактаулы исемен сәнгать советы, я булмаса профессиональ жюри карары нигезендә түгел, ә халык сайлавы нәтиҗәләре буенча ала. Бары тик “Кайнар хит” программасының радио- һәм телеверсия тамашачылары гына Милли премия лауреаты исеменә кем лаек була алуын хәл итә. //Tatar today//

«Алтын йолдыз»га лаек булган җырчылар кичә Инстаграм битләренә фото-видеолар элде. 

Әнвәр Нургалиев беренче мәртәбә бу саллы премия лауреаты булды.

«Иң креатив дуэт» — Салават белән Гүзәлем!

https://www.instagram.com/p/BcfcH3LFF3w/?tagged=миллимузыкальпремия

«Такыялар» җыры белән Лилия Хәйруллина да «йолдыз» алды.

«Иң яхшы аранжировка остасы» исемен Марат Мухинга бирделәр.

Азат Абитовка да сын тапшырдылар.

Лилиядән калышмый, Гөлдания Хәйруллина да «Алтын йолдыз»лы булды.

Чараның матур алып баручылары — Ләйсән Гарифуллина һәм Илфак Хафизов.

Гөлназ Фәйзрахманова белән Илфар Кәримов та алып баручы ролендә.

«Елның гаилә дуэты» номинациясе җиңүчеләре Җәләлиевлар!

Раяз Фасыйхов  «Алтын йолдыз»ы белән.

«Ел җырчысы» исеме Филүс Каһировка бирелде.

Бәйле