Корпоративларда Салаватның җырлавы күпмегә төшә?

-- Чулпан

Бусагада Яңа ел. Эстрада йолдызлары өчен корпоративлар чоры башлана.«Башинформ» агентлыгы татар һәм башкорт җырчыларының бер кичтә күпме акча эшләгәннәрен санаган икән. //Сабантуй//

Беренче урында Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Аның корпоративларда чыгышы 200 мең сумнан башлана. Иң югары бәя — миллион сум. Җырлар саны бәйрәмгә чакыручы белән индивидуаль рәвештә килешенә.


Икенче урында — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов. Кичәдә ике-өч чыгыш өчен җырчы 200 мең сум сорый.


Яңа ел корпоративлары гонорарлар баскычының өченче урынында — Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин. Милли эстрада йолдызының бәясе ике ел дәвамында үзгәрешсез — бер сәгатьлек чыгышы 150 -200 мең сум тора.


Татар һәм башкорт җырларын тыңларга теләүче коллективлар һәм оешмалар өчен иң арзанлы вариант дип  җырчы Нурзадәне атадылар. 5-7 җыр өчен җырчы 10 мең сум ала.

Бәйле