Эмиль Талипов: «Сникерс», «Марс» кебек шоколадларны телевизордан гына күрдек»

-- Чулпан

Яңа ел җитүне барыбыз да зарыгып көтә. Актерлар да искәрмә түгел, әлбәттә. Без Г. Камал театры артистларының да Яңа ел хатирәләрен яңарттык. //Ялкын//

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талипов:

– Балачакта Яңа ел “утреннигы”на кем булып киенә идегез? Ул костюмны сезгә кем текте?

– Мәктәптә башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәмен үзем алып бардым. Кар бабай (Снеговик) ролен бирделәр миңа. Роль тапшыргач, аңа әзерләнергә, кешеләр алдында чыгыш ясарга кирәк. Мин «Костюм юк», дип елап утыргач, апамның төне буе костюм әзерләгәне хәтеремдә калган. Ялгышмасам, ул аны марля һәм өйдә булган башка төрле материалдан текте. Кар бабай борынын кәгазьдән ясадылар. Мәктәптә олырак сыйныфларда Кыш Бабай булырга да туры килде. Ләкин шулай да иң җылы тәэсирләр калдырганы – Кар Бабай костюмы. Ул минем бала вакыт иде. Әлеге костюмны бер генә тапкыр кияргә туры килде. Шактый күләмле роль булуга карамастан, ул минем бик яхшы килеп чыкты.

– Иң истә калган Яңа ел бүләге нинди иде? Аны Сезгә кем бүләк иткән иде?

– Безнең заманнарда нинди Яңа ел бүләге булсын инде! Мин 1990нчы елларда укыдым, ул вакытта хәзерге кебек бүләкләр бирешү юк иде. Бүгенге кебек иркенлек булмады. Безнең бәйрәмнәр бик күңелле уза иде. Рәхәт чак! Мәктәпкә чыршы алып килгәндә, аның исе бөтен мәктәпкә тарала. Иң зур һәм иң тәмле бүләк – пакет эченә тутырылган конфетлар. Алар – үзе бер могҗиза, үзе бер тылсым! Ул пакет эчендә тагын 1 мандарин һәм 2 әстерхан чикләвеге дә була иде. Аларны диванга яки идәнгә чәчеп, шуларны барлап, актарып утыру үзе бер рәхәт. Ул вакытта «Сникерс», «Марс» кебек шоколадлар әле чыга гына башлаган иде. Элек без аларны телевизордан гына күрдек. Алып та булмый иде, эләкми дә иде. Яңа ел пакетына тутырылган шушы шоколадларны идәнгә чәчеп, яртылыш-яртылаш тешләп кенә шаккатып ашап утыра идек. Мин моны әллә кайчангы заман кебек сөйлим. Ләкин 90нчы елларда шундый авыр вакытлар булып алды. Без гаиләдә әле өчәү идек бит: миннән кала, тагын ике апам бар. Безгә 3 пакет бирәләр. Ул бүләкләрнең матурлыгын белсәгез сез, аларның савытларына кадәр шундый искиткеч! Аларга чыршылар, Кыш Бабайлар төшерелә иде.

– Яңа елдагы могҗизага ышанасызмы? Сезнең белән шушы бәйрәм алдыннан берәр могҗиза булганы бармы?

– Могҗиза булмаса да, ышанасы килә. Яңа ел – иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Чыннан да, ниндидер тылсымлы, могҗизалы бәйрәм.

Г. Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина:

– Балачакта Яңа ел утреннигына кем булып киенә идегез? Бу костюмны сезгә кем тегә иде?

– 1нче сыйныфта кигән Керпе костюмын бик яхшы хәтерлим. Әнием аны минем өчен каяндыр табып алып кайтты. Бәлки театрдандыр (Ләйсәннең әнисе – Татарстанның халык артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Раушания Фәйзуллина). Башка битлек кебек керпе йөзе киелә иде. Итәге һәм жилеты да бар иде әле ул костюмның. Жилетның артында чуклар ясалган. Әле минем шундый фотографиям дә бар. Мин анда шул костюмнан бик куркып төшкәнмен. Шуңа үземне куркак Керпе, дип исемдә калдырдым. Шушы Керпе костюмын мин бер генә тапкыр кидем. Ә аннары гел Кар бөртеге булып киенә идем.

– Иң истә калган Яңа ел бүләге нинди иде?

– Бөтен бүләкләр дә хәтердә калмаган, әлбәттә. Ләкин әни бервакыт тәмле тартма бүләк итте. Аның һәр тәрәзәсе ачыла. Бәләкәй-бәләкәй тәрәзәләрнең һәрберсендә – шоколад. Яңа ел җиткәнне көтмәдем, әни күрмәгәндә, шоколадны берәм-берәм урлый идем. Әлеге тартма, китап кебек, яссы һәм аның бик күп тәрәзәләре бар иде. Шул тәрәзәләрне ачасың, анда – шоколад. Мин Яңа ел җиткәнне көтеп өлгерә алмадым, бер-ике атна алдан башладым, Яңа елга кадәр шоколадларны бетердем. Моның өчен әнидән дә эләкмәде, ул көлде генә.

– Яңа елдагы могҗизага ышанасызмы?

– Гел ниндидер могҗиза көтәм, ләкин ул булмый. Минемчә, могҗизаны көтәргә кирәкми, аны үзеңә ясарга кирәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Бәйле