Биектау районының Юртыш авылында яшәүче 76 яшьлек Саймә апа Баһаветдинова өчен яшәүнең төп мәгънәсе – аның ике оныгы: 20 яшьлек Нурзия һәм 17 яшьлек Ришат. Кечкенә вакытларыннан ук бу балалар әбиләре янында тәрбияләнгән, әле дә бергә яшиләр. «Дәү әни», дип эндәшсәләр дә, Саймә апа аларга әби генә түгел, әни дә. Тәрбияләгән, белем биргән, иң мөһиме – ташламаган. //Безнең гәҗит//
«Ә дөньяга китергән аналары кайда?» – дигән сорау туадыр. Исән-сау ул, төрле ир-атлардан тапкан өч баласы бар, шуларны тәрбияләп яши. Ә бу ике баласының ни эшләве белән әллә ни кызыксынып тормый ана кеше. Балаларын да әбисе тәрбиясенә үз куллары белән биреп җибәргән.
ЯШЬ КИЛЕН ТӘҖРИБӘСЕ
Эльмира Җамалиева Баһаветдиновлар гаиләсенә килен булып 16 яшендә үк төшә. Сабыйлыгы да чыгып бетмәгән кызның кияүгә бару теләген ул чакта «ярату хисләре көчле булганнандыр», дип фаразласалар да, яши торгач, башкасы ачыклана. Саймә апа сөйләвенчә, килен булып төшкәнче кыз «шактый күпне күрергә» өлгергән була инде, аның кияүгә чыгуы да йөреп арыганнан соң, бераз хәл алу өчен генә булмадымы икән, дип сөйли ул.
– Эльмира үзе Казан кызы, безнең авылга кунакка гына кайтып йөри иде. Минем малайның армиядән кайткан чагы – танышканнар, очраша башлаганнар… Озак йөрмәделәр, улым алып кайтып утыртты да: «Өйләнәм!» – диде. Ашарга да пешерә белми торган бер бала иде, аны үз кызымдай якын күреп, бөтен эшкә өйрәтергә тырыштым. Эш эшләргә кушуымны яратмады. «Ирең кайтканчы ашарга пешерәсе бар, утырма капка төбендә!» – дисәм, ишетмәмешкә салыныр иде. Кичке ашны үзем пешереп куям – талашып утырып булмый бит инде. Малай кайтып кергәч: «Иреңә ашарга салып бир», – диюгә дә, «Үзе салып ашый ул!» – диде. Ирләр үзе салып ашамый, минәйтәм, янында торырга, тәрбияләргә кирәк!
Эшне яратмаса да, аракы эчеп кайткан ире белән ачыктан-ачык сөйләшергә бик яраткан Эльмира. Бигрәк тә, кияүгә чыкканчы кемнәр белән кайда йөргәннәре, ничек күңел ачулары турында. Билгеле, салмыш ир беренче мәртәбәләрдә зур кызыксыну белән тыңлап торса да, соңга таба, бу аның канын кыздыра башлаган, өйдә тавыш чыгулар да ешайганнан-ешайган.
– Нинди генә булса да, киленне якладым. «Үзең алдың бит, өйләнешкәч, торасыз инде!» – дидем. Мине дә бик каты мыскыл итә башлагач, улым киленне куып чыгарды. Балаларны алып, ул башта күршедәге дус кызына чыгып китте, соңрак Казанга ук күченде.
Казанга күченсә дә, атна саен кайтып йөри Эльмира. Кайтмый хәле юк: әнисенең кечкенә генә фатирында урын болай да аз, ә балалары белән бергә хатынның үзен дә санасаң, алты кеше яшиләр. Авылда, ичмасам, өй зур… Аннары, балалардан «ял итеп» тору мөмкинлеге дә бар – кайнана йорты капкасы янына китерәсең дә, үзең, кайчандыр бу нигездән куып чыгаруларын сәбәп итеп, үпкәләгән кыяфәт белән, күршедәге дус кызыңа кереп китәсең.
Шулай кайтып-китеп йөргән вакытта, авылдагы бер ирдән корсакка калган бу. Моны улым белеп алды да, башка монда эзең дә булмасын, ирләр белән йөрисең килсә, Казаныңда йөр, дип, куып җибәрде, – дип сөйли Саймә апа. Эльмира, уйнаштан өченче баласын табып, дәшми-тынмый гына калада яши башлый.
Ә шушы хәлләрдән соң, бераз онытылып тыныч кына яши башлаган бер мәлдә Саймә апага зур кайгы килә. Салкын тидергәч үпкәсе кабарып, улы үлеп китә аның. Тагын бер малае инфаркттан дөнья куя. Саймә апа өчен тормышның бер яме дә калмый…
АТЛАГАН САЕН БЕР КӨМӘН
Бу кайгыдан соң ике ай тирәсе вакыт уза. Өченче бәбиен тапканнан соң, киленнең кайтып күренгәне дә юк, оныкларым нихәлдә икән, дип, эче пошып йөргән бер мәлдә, Саймә апа аларны үзе барып күрергә карар кыла. Яңа ел тәм-томнары тутырылган пакетлар белән бара ул балалар янына, фатирларына да шуларны тотып керә.
– Килен берсенә дә күчтәнәчне бирмәде, шкаф өстенә алып куйды. Олы оныгым – 7 яшьлек Нурзия, бүләкне бирмәгәч, елап, бәдрәфкә кереп качты. Артыннан бардым да: «Кызым, нигә елыйсың, нәрсәгә монда кердең? Чыгыйк әйдә», – дим. «Дәү әни, мине гел шушында ябалар. Баштарак бикләп куйгач утны да сүндерәләр иде әле, ә монда тараканнар күп, мин бик курка идем», – ди. Шаккаттым. Киленне чакырып алдым да әйттем: «Эльмира, туйдыңмыни баладан, туйсаң, үземә бир, алып кайтып карыйм, үстерәм!» – минәйтәм. Бер сүз дә әйтмәде, бирде дә кайтарды оныкны килен. Яңа елга дип бер казны тозлап банкага тутырып куйган идем, кайтып керү белән шуны мичкә тыгып кагайттым (кыздырдым), оныгым ашап, өстәл артыннан торды да: «Дәү әнием, Аллага шөкер, корсагым туйганчы ашадым!» – диде. Казанга алып киткәннән бирле ачка интектергәннәр икән бичара баланы. Чөгендерле-колбасалы аш пешереп, мәҗбүри ашата торган булганнар. Шуннан башка ризык күрмәгән. Шулай итеп, бала минем белән калды, башка китмәде, – ди әби кеше. Бераздан Эльмира үзе дә балалары белән кайнана янына кайтырга карар кыла. Өен азсынмый, ризыгын күпсенми Саймә апа, яшәсеннәр генә, дип тели. Нинди генә кыенлыклар китерсә дә, беркайчан килененә ачу тотмый ул. Инде йөреп туйгандыр, дип тә тынычландыра үзен… Тере кеше терт итми тормый, дигәндәй, Эльмира гына карчыкның ышанычларын акламый – телефон кертергә килгән бер ир белән йоклап, дүртенчегә авырга уза. Шул көмәне белән кабат Казанга китеп бара. Әмма Саймә апа үзенең улыннан яралган ике оныгын бирми аңа. «Тәрбияләргә көчем дә, мөмкинлегем дә бар, болай итеп тегендә-монда йөрттермим оныкларны!» – дип, каты тора.
ЯҢА ТОРМЫШ ИПТӘШЛӘРЕ
Яз җитүгә, өй артындагы бакчадан тыш, тагын унбиш сутый җиргә бәрәңге утырткан, август аенда ук, берүзе казып, җыеп, шуларны базарда сатарга да өлгергән әби кеше. Бу акчаларга оныкларын мәктәпкә әзерләгән, акча кием-мазар алып кую өчен дә бик яраган. Оныкларының беренче бишлеләрен күреп шатланучы да, авырлыклар килгәндә, юату сүзен әйтеп, башларыннан сыйпаучы да Саймә апа үзе булган. Ә Казанда үз тормышы белән яшәгән ана айга бер мәртәбә булса да балалары белән күрешергә кайтмый. Югыйсә, баласы өчен җаны өзелгән ана Биектау белән Казан арасын җәяү дә кайта алыр иде. Кул сузымы гына бит. Аның каравы Эльмира бар тырышлыгын шәхси тормышын җайга салуга юнәлтә. Туй мәҗлесенә барган җиреннән бер ир белән танышып, Буа районы авылларының берсенә күченеп китә. Үзе генә түгел – кулында авылдаш егет белән телефон кертүчедән тапкан сабыйлары да бар. Әмма яңа тормыш иптәшеннән уңмый хатын. Еш кына кыйналып, кыерсытылулардан тәмам туеп, чыгып китә. Җырларда җырланган канатларны каеручы аерылу сагышында озак яшәми хатын – башта Ана капиталына шул ук авылда өр-яңа ике катлы йорт сатып ала, шул ук вакытта яңа ир дә табыла. Ничәнче ире булгандыр бу Эльмираның, әйтүе авыр – Саймә апа үзе дә ялгышып бетте бугай инде. Монысын белмәсә дә, карчык башка әйберне яхшы хәтерли:
– Мин аңа бу өйне сатып алган вакытында бик ярдәм иттем. Ике машина әйбер генә алып бардым, кызым. Мендәр-юрганнар, савыт-саба, кирәк-ярак, дисеңме… Озак яшәмәде, бер урында гына яши беләмени ул?! Әйберләрен дә алып тормыйча, Буадагы йортны ташлап, кабат Казанга күченеп килде. Трамвай йөртүче булып эшкә урнашкан иде, бер үзбәк белән танышты. Аннан бишенчегә бала тапты да, бергә яши башладылар. Инде нәрсәдер аңлату яшеннән узган, мин катышмыйм, дип, киленгә бер сүз дә әйтмәдем, – ди әңгәмәдәшем.
Яши башлагач, Үзбәкстаннан кайткан бу ирнең бик зур бурычлары барлыгы да ачыклана. Иренә һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган хатын-кыз буларак, күрәсең, Эльмира үз исеменә кредит ала да, бу адәмнең бурычларын түли. Аңа карап кына, яхшы атлы булып күренә алмый шул. Иргә Эльмираның читтә йөреп тапкан балалары тынгы бирми – шулар өчен еш кына кул да күтәрә башлый.
– Әмма килен барыбер ул кеше белән элемтәләрен өзмәде. 17 яшьлек оныгыма, әтисе үлгән булгач, пенсия акчалары килә. Ул шул акчаларны өч ай буе бер тиенен дә бирмичә, үзбәк бурычын түләргә тотып барды, бала турында уйлау, аны кайгырту дигән әйбернең әсәре дә юк. Һәрвакытта да бала аның өчен соңгы урында булды. Җаным бик әрнеде. Ничек әни кеше үз баласының авызыннан тартып алып, акчаны ниндидер бер иргә бирә ала икән? – дип елый әби кеше.
БАЛАЛАРЫ КҮП АШАМЫЙ
Югарыда язылганнарга Саймә апаның бөтен күңелендәгесен дә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Ә тере аналары була торып, ятим үскән балаларның күңелендә ни майтарылганын, бигрәк тә. Дөрес, «Әни!» – дип, өзгәләнеп елаганнары да, «Сагындык», – дигән сүзләр ычкындырганнары да булмаган аларның. Әмма шулай да, күңелләрендә «Эх, минем дә янымда әнием булса!», – дигән уйлар тумый калмагандыр.
Бу язма бер яклы гына булмасын өчен, без Эльмира Җамалиеваның үзен дә эзләп таптык. Ярты сәгатькә якын сөйләшсәк тә, мин ишетергә теләгән сүзләр дә яңгырамады, күз яшьләре дә акмады бу сөйләшү вакытында. «Мин үкенәм. Миңа бик авыр булды. Балаларымны уйламаган көнем юк», дигән тойгылар урынына, «Миннән акча сорамасыннар, минем балалар әз ашый, аларга акча кирәкми», – дигәнрәк җавап кына алдым…
– Эльмира, сез ни өчен балаларыгызны әбиләрендә ташлап калдырдыгыз? – дим.
– Ул аларны үтенеп үзе сорап алды, мин бирмәгән дә булыр идем. Ике улы да үлеп китте дә, иртән зиратка китә иде, кич кенә кайтты. Күршеләр дә гел зарланды: «И-и, бик кайгыра инде, кайтып та керми каберләре яныннан», – диделәр. Үзем үстермичә, балаларымны шуңа бирдем! Һәрвакыт: «Балаларга берни дә алып бирмисең», – дип зарланды, һәрчак аңа акча җитмәде. Акча өчен чукынды! Балаларга пенсия күчеп бара, сигез мең сум ул! Шул җитмиме? Малай шалтырата да: «Әни, телефонга йөз сум акча сал әле?» – ди. «Синең пенсияң бар, муеннан җитә ул сиңа! Син – малай кеше, киемне ай саен алмыйсың», – минәйтәм. Җиткерсеннәр шул акчаны. Минем бит алардан башка да өч балам бар, аларны да ашатырга кирәк. Сигез мең сум пенсия җитмимени? Саймә апа әйтә, җитми, ди. Имеш, балаларны ашатырга күп китә икән. Ату мин белмим үз балаларымны! Ул малай бөтенләй күп ашамый. Ашарга мөмкин, мөмкин бөтенләй ашамаска. Күп ашамый ул!
Унҗиде яшьлек әзмәвердәй яшүсмернең аз ашавына бер дә ышанасы килми. Эльмира ханым, улын дүрт яшендә ничек әбисенә кайтарып аударган – шул вакыттагыча гына ашый, дип уйлый, күрәсең.
– Эльмира ханым, сез балаларыгызның пенсиясе белән яңа ирегезнең бурычларын да түләгәнсез түгелме соң?
– Саймә апаның сүзен сөйлисез. Ул әбигә ышансагыз, бөтенесе начар, ул гына яхшы инде бу дөньяда. Әгәр аңа ышансаң, мин үзбәккә акча биреп кенә ятучы. Чынлыкта, киресенчә, мин аннан акча алам. Минем акчам булмаса, ул киендерә, ашата. Минем балаларны да ашата, киендерә һәм, сиңа акча түгәм, дип әйтми. Саймә апа бер аягы белән теге дөньяда, берсе белән монда. Нәрсә җитми дә нәрсә кирәк аңа – мин аңламыйм. Гомер буе шулай яшәде ул беркемгә дә рәхәт күрсәтмәде. Мин аның янында килен булып торганда да өй җыештыручы һәм ашарга пешерүче ролендә генә идем! Балалар да туйды инде әбиләреннән, аның башы китә, дип сөйлиләр. Ышанмагыз аның сүзенә! Ул мине ирләр белән дә йөри дип сөйлидер. Сөйләсен!
Кем-кем, әмма бу вакыйгада «башы киткән» кеше – Саймә апа түгел. 76 яшендә, чыр чаптырып, бөтен килеп туган проблемасын үзе хәл итә, олы оныгын укытып чыгарып, кеше иткән инде. Хәзер менә кечесен укыта.
– Өемне балаларга яздырдым, кызымның бер пенсиясен дә тотмадым, шактый акчасы җыелды, бу акчаларына машина алырга җыенып йөри. Миңа берничек тә бирешергә ярамый, минем әле оныкларымны ныклап аякка бастырасым бар, – дип сөйли әби кеше. Шул ук вакытта, килене өчен дә борчылганы йөзенә язылган аның: тагын ничә бала алып кайтыр, ничек тәрбияләр инде, дип кайгырып яши ул.
Ана күңеле – балада, баланыкы – далада мәкале искереп бара хәзер. Сау-сәламәт әниләре була торып та, ятим үскәннәр аз түгел бездә. Акчасызлык, җилбәзәклек, битарафлык – һәр очракның үз сәбәбе. Ә бу язма геройларының берсе – биш бала анасына шул сабыйларының бишесен дә үзе үстерергә нәрсә комачаулаганын төгәл әйтеп булмый. Аның фикеренчә – балага кием алып бирәсең икән – димәк син ана. Ә калганы – бик үк мөһим дә түгел… Кызганыч…
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Биектау – Казан