«Йортны үзенә яздыртты, ә хәзер каберенә дә барып караганы юк»

-- Чулпан
– Туган тиешле апабыз картлыгында ялгыз калды. Гомер яшәгән ире иртәрәк үлеп китте, балалары булмады. Хәленә кереп, апага барыбыз да кайтып булышып йөрдек. Без генә түгел, туганыбызны безнең балалар да үз итеп йөрделәр. Авыл җирендә яшәгәч, эше чыгып кына тора бит аның: бакча дисә – бакча эшенә, йорт тирәсе дисә – шунда эшләргә кайттык.  //Безнең авыл гыйбрәте//
 
Апабызның үләгәненә дүрт ел инде хәзер. Яшәгән йортын, бакчасы, сарайлары белән күршесендә генә яшәүче бер хатынның гаиләсенә язып калдырды ул. Ул күрше безгә бөтенләй чит кеше, чыбык очы да туганнар түгел. Ник аңа яздырып калдырасы иткәндер апабыз, үзебез дә аптырыйбыз. Шулай эшләгәнен үзе исән чагында ук белсәк тә, беребез дә аны-моны әйтмәдек анысы. Барыбызның да мең төрле соравы эчебездә йөрде. Күрше хатыны апа үлгәч сарыкларына кадәр кереп алып чыгып киткән, анысын соңрак белдек. Инде апаның үлгәненә дә шактый бит инде, ә чардуганы һаман юк. Күрше хатыны эшләтергә тиеш бит инде аны. Йортны үзенә ничек кирәк, шулай яздыртты, ә хәзер каберенә дә барып караганы юк. Оятсыз ул! Бүтән сүз юк аңа. Мәрхүм ападан, туганнарыннан, авылдашлардан да оялмый. Аны бар да күреп яши бит, бар да шулай дип уйлый.
Рушания Х., Башкортостан, Миякәй районы
 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий