Күптән түгел Казанда Башкортстанның Чакмагыш шәһәрендә яшәүче Рөстәм Нәбиев кунак булып китте. Максаты – үзе турында китап язу. Әлегә эчтәлеген әйтеп бетерми, әмма ул китапта Рөстәмнең авыр язмышы, кыенлыкларны җиңүе турында да язылыр, Казандагы күргәннәренә дә урын табылыр төсле. //Ватаным Татарстан//
“Җимерек астында сөйләшеп яттык”
Рөстәм – блогер. Аның Инстаграмдагы сәхифәсендә 73 меңнән артык кеше теркәлгән. Үзенең үҗәтлеге, тормышны яратуы, башкаларда да өмет уята белүе аркасында әнә шулкадәр халыкның игътибарын җәлеп итә алган. Ике аягын югалтса да, үзен саклап калган егет ул. Рөстәмнең яшәү девизы да әнә шундый.
2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә хәрби хезмәттә вакытта фаҗигагә юлыга ул. Казарма җимерелеп төшеп 45 солдатның 24е фаҗига урынында ук җан бирә. Рөстәм исән кала, әмма озак вакыт яшәү белән үлем арасында җәфалана. “Безнең взвод казарманың икенче катында урнашкан иде. Йокларга ятарга җыенабыз, мин тәрәзә янында басып торам. “Йөгерегез!” – дип кычкырган тавышка борылырга да өлгермәдем, аяк астымдагы идән ишелеп төште. Чын мәхшәр! Андый хәлне беркемгә дә күрергә язмасын. Өстемдә плитә асылынып калган. Әнә шул мине сытмасын дип, коткаручыларга да озак тырышырга туры килде, – дип искә ала Рөстәм. – Өстемә плитә төшмәсен өчен озак эшләргә туры килде. Хастаханәдә ике тапкыр йөрәгем туктап алган. Авыр хәлдә булганмын. Башта Омскида дәваладылар, аннары Мәскәүгә күчерделәр. 16 тапкыр операциягә керергә туры килде. Әмма үземдә яшәр өчен көч таптым”.
Үзе әйтүенчә, операциядән соң яңа туган балага әверелә ул. Яңадан ашарга, юынырга, киенергә өйрәнә. Баштарак протезын кия алмый интегә. Йә бер тишегенә тыга алмый, йә икенчесенә. Сәгать ярымнан артык интеккән чаклары да, ачудан протезны тотып аткан вакытлары да була. Әмма ансыз беркая барып булмый. Хәзер 2-3 минут эчендә киеп куя.
“Әтием аеруча зур терәк булды. Бөтен кеше мине үләр инде, мантый алмас дип уйлаганда, әтием, яшәячәк дип, минем тормышым өчен көрәште. Омскида реанимациядә яттым. Башка урынга күчерү сәламәтлегем өчен куркыныч иде. Шулчакта әти җаваплылыкны үз өстенә алып, Мәскәү госпиталенә күчертте. Әгәр Омскида калган булсам, бәлки, хәзер исән дә булмас идем. Мәскәүдә исә акча күп кирәк. Әти анда да тик тора белмәде. Төнлә чыгып урам себерүче, йөк ташучы да булып эшләп кайта иде, – дип сөйли Рөстәм. – Әниебез үлгәндә миңа – 1,5, абыйга исә 5 яшь булган. Без – ике ятимне әтиебез, туганнарыбыз кеше итте. Әтиебез өйләнде. Аның хәзер икенче гаиләсе бар. Әмма без бик тату яшибез. Аларның уртак балалары – сеңлемне дә бик яратам. Әтинең хатынын бер дә үги әни диясе килми. Авыр чакларда гел минем янәшәмдә булды”.
Мине сөйгәнем яшәтте
Рөстәм хатыны Индира белән балачактан таныш. Бергә үсәләр, башта якын дуслар булсалар, тора-бара аларны чын мәхәббәт бәйли. Индира Рөстәмне армиягә озатып кала. Күз яшьләре түгелә, вәгъдәләр бирелә. Мондый хәлләр күп егетләрнең башыннан үткән. Әмма ничәсен сөйгән ярлары көтеп алды икән? Ә Рөстәм хәлендә калганнарны? “Мин реанимациядә ятканда Индирага барысын да турыдан ярып әйттем: аякларым булмаячагын, мине калдырып китүен сорадым. Әмма ул, беркайчан да ташламыйм, диде. Һәм шулай булды да. Ул вакытта әле булачак хатыным югары уку йортында белем ала иде. Мине карар өчен ял да алмакчы булган. Сөйләшергә өйрәнгәч, мин аны укуын ташламаска күндердем. Индира кеше сүзенә колак салмады. Әти-әнисе ни әйткәндер, белмим, әмма ул мине ташламады. Үз гомерен миңа багышларга карар кылды. Ул янәшәмдә булгач, тизрәк терелдем, – дип сөйли Рөстәм. – Күптән түгел гаиләбез тагын да түгәрәкләнде. Узган елның сентябрь аенда кызыбыз туды. Мин бик тә кыз бала көттем. Бу баланы әниемнең дәвамчысы итеп күрәм. Сафия тугач, хисләремне тыя алмый, мендәр астына качып елап та алдым. Хәзер инде гел башкача яшәргә өйрәндем. Кая барсам да, гаиләм – хатыным һәм кызымны сагынып кайтам”.
Тормышның кадерен белә ул. “Инвалид калуымны аңлау, гомер буе башкаларның ярдәме кирәклеген тою үземә дә кыен иде. Баштарак төшенкелеккә дә бирелдем. Сигез көн комада яттым. Бар җирем авырта. Аяк-кулларны селкетә алмыйм. Сөйләшү дә юк. Ясалма сулыш аппаратында ятам. Моны күргәч, бөтенләй куркып калдым. Янымдагы кешеләрдән күз белән генә “аякларым кайда” дип сорый идем. Күп еладым. Кемнедер гаепләдем, сүктем, ашамадым, йокламадым. Әмма үземне җиңдем. Үлгәннәр исемлеген күргәч, әле бит мин яшим дидем, – ди Рөстәм. – Иң мөһиме – кешедән ярдәм көтеп яшәмим. Гаиләмне туендырырлык акча табам. Протезларымда рәхәтләнеп йөрим. Элек баш авырта иде. Һава торышы үзгәрсә, аякларым сызлап интектерде. Хәзер Аллаһка шөкер, бер җирем дә авыртмый. Һәр туган көнгә сөенеп яшим. Мәскәү командасында следж-хоккей уйныйм. Гел юлда йөрергә туры килә. Индирага бәби карашырга кеше кирәк булгач, без әлегә әти-әни янында яшибез. Киләчәктә зур йорт төзеп чыгарга исәпләп торабыз. Хыялларым әкренләп тормышка ашып килә. Үзем акча эшләп, машина сатып алдым. Аны туйларга, зур чараларга биреп торып, акча эшлим. Бер дустымның туенда минем машинам беренче иде, руль артына да үзем утырдым. Шаяртып кына, заказлар кабул итәм, дигән идем, эшләр җайга китте”.
Рөстәм үзе турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. “Күп җирләргә барып булмый. Һәрчак Индира ярдәм итә. Мин түгел, ул көчле! Аңа карыйм да үземдә дә көч табам, – ди Рөстәм. – Инстаграм битендәге язмаларым, видеоларым сау-сәламәт кешеләргә дә ярап куя. Авырлык килмәгән кеше юк. Әмма аны уздыра белергә дә кирәк. Булганның кадерен белсәң, шул җитә!”