«Синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң…»

-- Чулпан

Ирем миннән 26 ел бергә яшәгәннән соң китте. Икенче хатыны үзеннән 17 яшь кечерәк аның. Без аның белән утлар-сулар кичеп, зур йорт салып, ике бала үстереп, әллә ничә тапкыр кредитлар алып түләп яшәгән, шуның белән аякка баскан кешеләр идек. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ир-атны тынычлыкта калдырырга ярамыйдыр аны. Ә безнең бит ул вакытта ничектер бер рәхәткә чыгып яши башлаган мәл иде. Ике бала да урнашкан, аерым яшиләр,үзебезнең эшләр дә җай гына бара, артык борчылып яшәр чак түгел иде. Ир шул рәхәтлеккә чыдый алмыйча китте. Яңа хатыны белән алар да Биектауда яшиләр, кайчак күрешәбез. Әмма күзгә-күз очрашкан юк, машинасы белән узып киткән чагы булса гына. Иремнең ашказаны авырту минем. Мин аны гомер буе саклап яшәдем. Аңа ярамый дип, камыр ризыгын бик сирәк пешердем, артык майла ашаудан саклап килдем, кибеттән беркайчан да ярымфабрикат алмадым. Минем шулай аны саклап яшәгәннәремне сызып атканына ачуым килә. Алар кибеткә минем танышыма йөриләр. Йорты шул тирәдә генә. Кибеттә саткан танышым гел сөйләп тора миңа: тегеләр бүген ике пакет пилмән алып чыгып киттеләр, котлет алдылар дип җиткереп тора. Минем шуңа да үзәкләрем өзелеп тора инде. Ташласа да, бүтән хатын белән яшәсә дә, иремнең сәламәтлеге өчен һаман кайгырып торам. Аның ишене аңа бер дә ашарга ярамый бит. Ике тапкыр гына операция кичерде, ашказанының ярты өлеше юк. Нинди кибет кәтлите дә, нинди кибет пилмәне инде аңа! Беркөнне хатынының машинага утырып китеп барганын күрдем. Кулында майонез, кетчуп иде, тагын башка нәрсәләр бар иде. Соң, алгач, ир дә ашый бит инде аны! Минем тагын йөрәк кысылып калды аның артыннан. Кайттым да, үз-үземә урын таба алмагач, сеңлемә шалтыратып сөйләдем. Аның исе китми инде, ул ир белән яшәгән кеше түгел бит ул. “Әй, апа, синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң, бүтән эшең юкмы синең? Килеп терәлгәнче ашасын шунда!” – дип сүгеп тә алды. Чыннан да, юләрдер инде мин. Сеңлем белән сөйләшеп алгач, үземне үзем дә сүгеп алдым. Әмма сүксәм дә, үземне үзгәртә алмыйм бит инде мин хәзер. Гомер буена диярлек ир кайгыртып яшәгәч, канга сеңгәндер, күрәсең. Үзгәрер өчен тагын шушы кадәрле гомерне ялгызыма гына яшәргә кирәк булыр.

Альмира Х., Биектау 

Бәйле