Гөлнарага табиблар балага узарга ярамый ди, әмма тугыз айдан сәламәт кыз бала туа!

-- Чулпан
Абдуллиннар икенче балаларын алып кайту турында берничә ел хыяллана. Көтмәгәндә Гөлнара инсульт кичерә, катлаулы операция ясыйлар. Табиблар балага узарга ярамый дип, өметләрен өзә. Әмма тугыз айдан соң сау-сәламәт кыз бала туа! Бәхетле әни моны «Аллаһ могҗизасы һәм табибларның эшләрен җиренә җиткереп эшләве» дип бәяли. //Интертат//

«Мин озак вакыт йөккә уза алмадым, ләкин көннәрдән бер көнне биш атналык авырым бар икәнен белдем», — дип, бәхетле мизгелләрен исенә төшерә Гөлнара Абдуллина.

Ханым 6 ел дәвамында балага уза алмый. Барлык медицина күрсәткечләре буенча Гөлнара сау-сәламәт була, ләкин бала алып кайтырга бик теләсәләр дә, алар әти-әни булу бәхетенә ирешә алмыйлар.

2016 елның язында 36 яшьлек Гөлнара Абдуллина ишемия инсульты кичерә.

«Сул күзем күрми башлады, күзләрем томалана иде, барысы да шуннан башланды. Күз табибына мөрәҗәгать иттем, ул мине нейрохирургка җибәрде. Неврологка күрендем, баш миенә МРТ ясаттым. Баш миендә бик зур аневризма булуы ачыкланды, инсульт килеп чыгуга шул сәбәп булган да инде. Шуннан соң мине МКДЦга җибәрделәр. 6 майда операция ясадылар», — дип сөйләде Гөлнара ханым.

Баш мие тамырлары аневризмасы – мидәге кан тамырының кабарып чыгуы, ул бик тиз үсә һәм кан белән тула. Табиблар әйтүенчә, иң куркынычы – аневризманың шартлавы. Бу баш миенә кан савуны китереп чыгара. Кан тамырлары аневризмасы баш миенең теләсә кайсы өлешендә килеп чыгарга мөмкин.

«Операция сәгать ярым барды, бер атна чамасы хастаханәдә яткач, өйгә чыгардылар. Июньдә сәламәтлегемә зарланмадым. Ә июль аенда йөкле икәнемне белдем – балага биш атна иде. №3 хатын-кызлар консультациясенә бардым, аннан мине Казанның башка хастаханәсенә табиблар консилиумына җибәрделәр», — дип сөйли Гөлнара.

Табиблар әйтүенчә, Гөлнарада табылган аневризма бик зур була, аны «критик размерда» дип бәялиләр. №3 хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе Луиза Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, мондый зур аневризма вакытында йөккә узган хатын-кызларны очратканы булмаган.

«Минем 22 еллык тәҗрибәм бар. Ләкин мондый хәлгә беркайчан да тарыганым булмады, шундый зур аневризма белән операция ясаткан хатын-кызның минем пациентлар арасында булганы юк иде. Гомумән алганда, бу йөклелек бик куркыныч. Бала өчен дә, әни кеше өчен дә куркыныч. Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы буенча да, аек акыл белән эш иткәндә дә балага узу һәм аны күтәрү тыела. Йөклелекне өзәргә кушылган иде», — дип аңлатты Луиза Шәйхетдинова.

Табиблар җыйган консилиумда Гөлнарага йөклелекне өзәргә киңәш ителә. Әмма ул аборт ясатудан баш тарта.

«Без аның белән сөйләштек. Хәтта ирен дә чакырдым. Җаваплылык турында, хәтта бу йөклелекнең аның гомерен өзәргә мөмкин икәнен дә аңлаттым. Ханым, Аллаһ ярдәменә ышанганын әйтте, үзенең икенче бала табасы килгәнен һәм моны алты ел көткәнен әйтте. Гафу үтенеп: «Теләсә нәрсә эшләгез, ләкин мин барыбер баланы табам» диде. Аны атна саен чакырдык, сөйләштек, хәтта әти-әнисен дә чакырдык», — дип сөйли табибә ханым.

Көтелмәгән йөклеклекне табиблар Гөлнараның операциядән соңгы психологик халәте белән аңлаталар.

«Аның бик нык йөккә узасы килгән. Монда, мөгаен, организм стресс кичергәндер һәм пациент үз проблемаларын онытып торган. Бу чыннан да уникаль очрак – могҗиза. Авырлы ханымның теләге көчле булу һәм медицинаның алга китүе, югары дәрәҗәдә булуы хатын-кызларга ярдәм итәргә мөмкин», — дип билгеләп үтте Луиза Шәйхетдинова.

Мондый катлаулы йөклелекны күзәтергә алынганчы, консультация җитәкчесе, №7 Шәһәр клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм МКДЦның баш белгечләре белән пациентны карау тактикасын билгели.

«Әлбәттә, әгәр дә Гөлнара белән берәр хәл була калса, хәзер бу урында утыра алмаячагымны аңлый идем. Миңа эшли белмисең, күндерә алмагансың, дип әйтерләр иде. Ул миңа карады да: «Мин барысын да аңлыйм, ләкин аборт ясатмаячакмын. Бу дөрес булмас иде», диде», — дип сөйли консультация җитәкчесе.

Икенче тапкыр балага узганчы Гөлнара Казан дәүләт энергетика университетында укытучы булып эшләгән. Беренче эш итеп табиблар Гөлнарга эшләмәскә кушалар, больничныйга җибәрәләр, ә соңыннан даими тикшеренүләр башлана.

«МКДЦда минем карар белән килештеләр. Мин табибларга бик рәхмәтле – мине больничныйга җибәрделәр. Йөклелек вакытында нейрохирург һәрдаим тикшерүләр уздырды, баш миенә МРТ ясадылар. Сәламәтлегемдә тайпылышлар булмады». — дип сөйли Гөлнара Абдуллина.

Гөлнара, йөклелек чорында курку булганын яшерми, ләкин туганнары һәм якыннары аңа һәрвакыт ярдәм итеп торган.

«Авыру ханымнарның бала табуы турында язмалар укымаска тырыштым, үз-үземне куркытасым килмәде. Минем бик нык сау-сәламәт бала табасым килде. Туганнарым ярдәм иттеләр, баланы табарга куштылар. Аллаһ бала биргән икән, димәк без аны табарга тиеш. Табиблар кире күндерергә теләде, үзләре дә бик курыкты. Бала гына түгел, үзең дә вафат булырга мөмкин дигәннәрен хәтерлим. Аңлый идем мин барысын да», — ди Гөлнара.

Хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе сүзләренчә, Гөлнараның икенче йөклелеге 38 атна дәвам итә, шул вакыт эчендә клиник-лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр уздырыла.

Быел Абдуллиннарның кызларына бер яшь тулачак. Кызчык сау-сәламәт, әнисенең дә хәле яхшы, аневризма күзгә күренеп кими.

Һәм «Татар-информ»га мәгълүм булганча, Гөлнара Абдуллинаның йөклелек тарихы, Татарстанның төп медицина конкурсы — «Ел табибы – Ак чәчәкләр» дә «Уникаль очрак» номинациясендә катнаша.

Бәйле