«Шаян ТВ» каналын тәкъдим итү барышында Илшат Әминов зур серне чиште [фото-видео]

-- Чулпан

1 февральдән тест режимында ТНВда «Шаян ТВ» балалар телеканалы эшли башлаячак. Бүген аның үзенчәлекләре хакында «Яңа гасыр» каналы генераль директоры Илшат Әминов матбугат очрашуында сөйләде. Каналны журналистларга тәкъдим итүдә чарасында без дә булдык. //Tatar today//

«Шаян ТВ» каналы «ТНВ-Планета» һәм «ТНВ-Татарстан» кнопкалары астында эшләячәк. Канал HD форматта булыр дип көтелә. Шулай ук Әминов сер итеп кенә менә нәрсә диде:

— Японнар үзләренең мультфильмнарын бушка бирәчәкләр, хәзер татар теленә тәрҗемә итү буенча сөйләшү бара.

Тамашачылар яшь ягыннан өч төркемгә бүленә: 3-7, 7-11 һәм 11-15 яшьлекләр. Алып баручылар арасында инде күптән таныш йөзләрне дә очратырга була.

https://www.instagram.com/p/BeabucEA91H/?tagged=шаянтв

Бәйле