Ял көнендә базарга чыккан идем. Күптәнге танышымны очраттым. 60ны узып барса да, һаман да үзгәрмәгән, яшь күңелле, сөйкемле, җитез ул, матур итеп киенә дә белә. Бу юлы нигәдер борчулы кыяфәт белән кочаклап алды үземне. Сораулы карашымны шунда ук сизеп, танышым үзе сүз башлады. //Татарстан яшьләре//

– Оныгым авырып китте әле. Бер атна бакчага йөртмәдек үзен. Салкын тигезгән. Терелде инде, Аллага шөкер. Әле менә кичә поликлиникага барып, справка да алып кайтып бирдем. Бу юлы әнисенә бюллетень алдырмадым инде. Әле дә әз акчага гына эшләп йөри бит. Бер файдага ярадым дип сөендем үзем. И-и, малай, бу әле сүземнең башы гына. Иң шәбен хәзер сөйлим, – диде танышым, кулындагы сумкаларын төзәтештергәләп. – Гадәттә врачка барганда такси чакыртам мин. Кызым врачка 10га язылган иде. Сәгать 9га оныгымның чәчләрен төзәтеп, киенеп тә өлгердек. Хуш, такси да чакырттым. Килми генә бит! Аптырагач икенче номер белән чакырдым. Таксиның 5-10 минуттан киләчәген, номерын, төсен хәбәр итеп смс та килеп иреште. Инде хәзер безнең врачка керер вакыт та җитеп килә. Уф! Ишекне бикләп, капкага тимер ыргакны куясы гына калды. Урамга ук чыктык. Әллә ничә тапкыр ишекне кирәксә-кирәкмәсә дә (биклеме икәненә инану өчен янәсе) тарткалап килдем. Ниһаять, борылышта без көткән такси да күренде. Инде капкага аркылы куя торган тимерне эзлим. Юк инде, юк! Кичтән улым килеп карны асфальтка кадәр төшереп көрәп, себереп киткән иде, шул гына урынын алыштыргандыр дип, аны сүгеп аттым. Кызым абыйсын бик ярата шул. “Юктыр, бабайдыр”, – дип хәлемә керә. Бабайга да “өлеш” чыгардым. Ярый, хуш, Аллага тапшырдык, бер мәртәбә капка бикләмәгәннән берни булмас әле дип, таксига утырдык. Кечкенә кызымны таксист үзе үк коляскага утыртты, ә мин алгы урынга утырдым. 3-4 өй үткәч тә светофор, шунда туктадык. Таксистның миңа ниндидер үзгә карашын сизеп алдым бит. Әле рульгә, әле минем сумкага карый. Моны сизеп, икенче кулым белән бармактагы алтыннарымны каплап куйдым. Үземнең күзем юлда, башымда бер генә уй: врачка ничек тә соңга калмаска! Шунда таксист: “Апа, сезнең кулда нинди тимер ул? Мало ли что!” – дип әйтеп куйды. Карасам, шофер ягындагы кул белән чытырдатып тимер ыргакны тотып барам икән. Яшь егеткә эшнең нәрсәдә икәнен кабалана-кабалана аңлатып бирдем. Аннан рөхсәт сорап туктатып, тимерне юл читенә карга ыргыттым. “Кайтканда алырмын әле”, – дим йомшый, тынычлана төшеп. Ә таксист әле тагын ике тукталыш тыела алмыйча көлеп барды. Менә шулай, дустым. Элек үземне эштә “справочник” дип йөртәләр иде хәтерем яхшы булганга. Яшь үзенекен итә, иренгә кызыл помада сөртеп кенә яшь калып булмый икән ул.

Танышымны тынычландырырга тырыштым. “Тапкансың сәбәп борчылырга! Әле үзең барыбер шул килеш – япь-яшь әле!” – дидем.

Фәнүсә ХӘСӘНОВА. Әлмәт.

Бәйле