Әңгәмәдәшебез, һәм укучыларыбызның сорауларына җавап бирүче – «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Нурулла (Илнар) хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН. //Безнең гәҗит//
Без, кешеләр, барыбыз да бу дөньяга вакытлыча гына килүебезне белә. Иртәме-соңмы, һәрберебезне дә бер үк киләчәк көтә. Әмма исән чагыбызда, көч-куәтле вакытыбызда без бу хакта уйламыйбыз. Ә бит ислам дине ахирәткә менә бүгеннән, хәзердән үк әзер булырга чакыра. Ахирәткә әзер булу дигән сүз нәрсәне аңлата соң? Аңа ничек әзерләнәләр?
– Нурулла хәзрәт, барыбыз да бер үләсебезне белә. Әмма без бу сүздән шул кадәр куркабыз. Үлемгә, ахирәт дөньясына үзеңне ничек әзерләргә соң, аның турында хәтта уйлыйсы да килми бит.
– Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Чынлап та, үлем кеше тормышында иң куркыныч, иң хәвефле әйберләрнең берсе. Әмма безгә бу куркуны җиңәргә динебез ярдәм итә. Үлем дигән төшенчә дин күзлегеннән караганда бөтенләй юк бит ул. Үлем – тәннең яшәүдән туктавы гына. Ә җан үлми, ул мәңгелек. Җан бер яшәү ысулыннан икенче төрле яшәү ысулына гына күчә.
Дөрес, безгә тәнебезнең үлүе дә җиңел түгел. Җанның тәннән чыгуы бик авыр процесс. Без дөньяны, балаларны, малыбызны, дөньяның матурлыгын калдырудан куркабыз. Дин безгә бу куркуны да җиңәргә ярдәм итә. Чөнки безгә бу дөнья матурлыгыннан да матуррак икенче бер дөнья вәгъдә ителә.
Безне күбрәк үлем түгел, үлгәннән соң җавап бирү, гомереңне ничек уздырдың, вакытыңны нәрсәгә сарыф иттең, малыңны нәрсәгә тоттың, дип сораганда ничек җавап бирербез дигән уй куркыта. Әйе, тормышыбызда булган һәр минут, һәр тиен өчен җавап бирәсе булачак. Иманлы кеше менә шулардан курка, ул исән вакытында ук бу сорауларга җавап бирергә әзерләнә.
Шулай ук үлем халәте үзе дә безнең өчен сынау. Җанның тәннән чыгуы четерекле мәсьәлә. Һәр кешенең җаны төрлечә чыга. Мәсәлән, пәйгамбәребез саллиаллаһу галәйһивәссәлам әйтә: «Шаһитләр дә җан биргән вакытта черки тешләү кадәр генә булса да авырту сизәләр», – ди. Икенче бер хәдисендә әйтә: «Җан чыккан вакытта мөселман булган кешенеке савыттан су агып чыккан кебек кенә чыгар. Мөселман булмаган кешенеке киемнән тигәнәк кубарган кебек булыр», – ди. Без үлемгә әзерләнү дигәндә, үлгәннән соң җавап бирергә әзерләнәбез. Бу безнең беренче әзерлегебез, рухи әзерлегебез.
Акылы булган кеше үлемгә дөньяви яктан да әзерләнә. Бу ничек була? Иң беренчесе – эшләреңне төгәлләп кую. Гомәр радый аллаһу ганһу әйтә: «Әгәр кеше йокыга киткәнче васыять язып калдырмаса, бу ахмак кеше», – ди. Димәк, үлемгә әзерләнү ул васыять язып калдыру: кемгә нәрсә калдырабыз, күпме калдырабыз. Бу мал васыяте була. Шулай ук рухи васыять: мәсәлән, мине шунда күмегез, монда күмегез. Миннән соң алай эшләгез, болай эшләгез. Үләр алдыннан, үтәлмәгән намазларым, тотылмаган уразаларым бар иде. Алар өчен сәдакасын, каффәрәтен бирергә кирәк, дип, әйтеп калдыра. Бурычларны әйтеп калдырырга кирәк. Шул-шул кешегә бурычым бар иде, аңа түләрсез, яисә, аласым бар иде, алыгыз, яки мин аны гафу итәм, дип.
– Нурулла хәзрәт, бәлки, бу өлкән кешеләр өчен бик мөһим дә булмас, әмма яшьрәк кеше, әле үлемне күрмәгән кешегә белеп тору комачауламас. Якын туганың үлеп киткәч, иң беренче эш итеп нишләргә кирәк?
– Кеше үлгән икән, ул инде эшлисен эшләгән. Ул хәзер үз-үзен күмә алмый. Дөрес итеп, мөселманча күмсеннәр өчен мөселманнар янында яшәргә, балаларыңны иман белән тәрбияләргә кирәк. Кайбер кеше яшьлегендә уйлап бетерми. Акча килеп торса, кайда яшәсәң дә ярый дип белә. Теләсә кайсы милләт кешесе, теләсә нинди дин тотучы белән яшәргә дә риза. Әмма ул бит үлгәннән соң сине ничек итеп күмәсен белми. Ул дога да кыла белми синең өчен.
Алай да кеше вафат булган икән, иң беренче нишләргә кирәк? Әлбәттә, башта дөньяви мәсьәләләрне кайгыртырга кирәк. Морг мәсьәләләре, белешмә, зиратта урын алу, кабер казу… Кеше үлгәч, белешмә бирелә, шуның белән үлем таныклыгы бирелә. Мөселман кешесе мөселман зиратына гына күмелергә тиеш. Мөселман кешесен теләсә кая күмәргә ярамый.
Хәле авырайган якыныңның янында «Ясин» чыгарга, колагына тәлкыйн әйтергә була: «Лә иләһә иллаллаһ». Әгәр дә кеше үзе кабатлый алса, бик яхшы. Кабатлый алмаса, мәҗбүр итәргә ярамый. Сүзләрне ялгыш әйтүе бар. Авызын, телләрен су белән чылатып торырга кирәк. Кешене җан биргәндә уң ягына салалар.
Җан биргәч, кешене аркасына борып, каты, тигез җирлеккә яткыралар. Нәҗесе чыкса, аны сөртеп алалар. Туганнарга, хәзрәткә хәбәр итәләр. Аңарчы мәет шушы хәлендә ятып тора.
Бездә мөселманнарда мәетне күмү өчен әзерләргә кирәк. Башта мәетне юалар – госел алдыралар. Ир кешене ир кеше, хатын-кызны хатын-кыз юа. Ул кеше мөселман булырга тиеш. Туганнары үзләре юса хәерлерәк.
Аннары кәфенгә төрәләр. Өч кат була ул. Беренче каты – күлмәк, ике каты исә баш-башы бәйләрлек итеп чыгып калырлык зурлыкта киселгән. Кемнәрдер чалма, кемнәрдер ыштан да ясый.
Мәетне өйдән алып чыкканда догалар укыла. Катгый догалары юк, кем нәрсә белә, шуны укый. Татарларда мәетне бер төн кундыру дигән нәрсә бар. Бу шәригатькә каршы килми. Әмма иртән җан биргән кешене шул көнне күмеп өлгереп булса, күмәргә кирәк. Сәбәпсез өйдә яткыру килешми.
Урамда җеназа намазы укыла. Җеназа намазын ирләр генә укый, анда хатын-кызлар катнашмый. Аны зиратка керер алдыннан да укып була, әмма ул зиратка кергәч укылмый. Мәетне гүргә өч кеше иңдерә, ул якын туганнары була. Мәет кабердә уң ягында, кыйблага карап ятарга тиеш. Ул ләхеткә куела. Ләхет кабернең кыйбла ягында алына. Ләхетне такта белән каплыйлар. Элек аны яндырылмаган кирпеч белән каплыйлар иде, чөнки мәет өстенә туфрак төшәргә тиеш түгел. Мәетнең баш очына баш тактасы куела, аннары ул ташка алмаштырыла. Без татарларда тагын бер гадәт бар, ул гарәпләрдә булмаска да мөмкин, күмеп бетергәч, кабер янында «Ясин» йә «Табәрәк» сүрәсе укыла. Аннары инде сәдака тарату гадәте дә бар. Кеше таралгач, кемдер зиратта калып, сүрәләр укый.
– Әбиләр элек үлемтекне алдан ук әзерләп куялар иде. Бу дөрес гамәлме?
– Үлемтекләрне әзерләп куюның зыяны юк. Халык арасында әле шундый әйтеме дә бар, кәфенлегеңне ничек иртәрәк әзерләп куйсаң – шуның кадәр озаграк яшәрсең дә, диләр. Шуңа күрә моннан бер дә куркырга кирәкми. Инде кәфенлек күпме кирәк дисәң ул кешенең буена карап алына. Ак төстәге тукыма була. Киңлеге 80-90 см икән, 12-16 метр кирәк. Киңлеге 1,5 метр булса, 9-12 метр алына. Хатын-кызга күбрәк кирәк. Аннары 10 метр чамасы марля кирәк була. Сабын, губка әзерләп куялар. Начар исләрне алу өчен ислемай, камфара да кулланалар. Әмма алар мәҗбүри түгел. Юа торган губка өйдә булса, шуны гына тотсаң да була.
Кәфенлектән башка, мәетне өйдән күтәреп алып чыгу өчен берәр покрывал, зиратка төреп алып бару өчен берәр одеял да кирәк. Бу покрывал да, одеял да зиратта калмый, аны алып кайтып, юып, кабат кулланасың.
Хатыны үлеп китсә, ир кеше аны күмәргә тиеш. Әмма ир кеше үлеп китсә, аны хатыны күмү мәҗбүри түгел. Аны ирнең балалары, алар зур булса, яки ирнең туганнары күмәргә тиеш. Әлбәттә, хатын-кыз үзенең ирен күмә инде ул. Бу нәрсә дигәнне аңлата – ир кеше үлеп китсә, аның хатыны түгел, туганнары беренче булып йөгереп йөрергә тиеш, акча ягыннан ярдәм итәргә, зиратта урын белешергә, башкасын кайгыртырга. Хатыны үзе күмәр, дип, кырыйдан карап торырга тиеш түгелләр. Бу шул мәгънәдә.
– Мәет юган суларны нишләтергә. Аның берәр нечкәлеге юкмы?
– Мәет юган суны шәһәр фатирында унитазга агызалар. Үз йортлары белән яшәүчеләр бер чокыр казып, күмеп куялар. Мәет юган суны сихерчеләрдән сакларга кирәк. Чөнки аның белән бик күп сихер ясала. Шуңа да аны кеше йөри торган җиргә, урамга агызырга ярамый.
– Мәет ашларын үткәрергә ярамый дип язып чыгучылар да булды. Сез ни әйтерсез?
– Мәет ашы үткәрү мәрхүмгә савап була. Ә мәрхүмнәр савапка мохтаҗ. Әмма бу мәҗбүри нәрсә түгел. Кемнең мөмкинлеге бар, үткәрә. Үткәрмәсәң дә була. Көннәре исә кеше күмелгән көннән санала.
Зиратка кергәндә укыла торган дога:
«Галәйкүмүс-сәлаамү йәә әһләд-дияяри рахимәл-лааһүл-мүстәкдимиинә миннәә үәл-мүстә’хириинә минкүм. Әнтүм ләнәә сәләфүн үә нәхнү ләкүм халәф. Үә иннәә ин шаа’Аллааһү бикүм ләәхикуун. Нәс’әлул-лааһә тәгәәләә ләнәә үә ләкүмүл-гәәфийәһ.
Мәгънәсе: Әй, бу йортларның әһелләре (кабердә ятучылар), сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһы Тәгалә сезгә дә һәм безгә дә Үз рәхмәтен ирештерсен. Сез безгә кадәр булган кешеләр, без сездән соң калган кешеләр. Инша Аллаһ (Аллаһ теләсә), әлбәттә, без дә сезгә тоташачакбыз. Үзебез өчен дә, сезнең өчен дә Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорыйбыз».
Лилия ГӘРӘЕВА әзерләде