Рус егете белән йөрсәң… [Ләйлә Лероннан киңәш]

-- Чулпан
“Акчарлак”ның бер санында сезне язучы Ләбиб Леронның кече кызы Ләйлә белән таныштырган идек. Ләйлә әңгәмә вакытында рус егете белән йөрүен дә әйтте. Күптән түгел ул “Инстаграм”да шушы темага кагылышлы язма урнаштырды. Яшьләргә кызык булыр. //Акчарлак//
 
“Күптән түгел дус кызым: “Егетем рус, әнием катгый каршы. Безнең араны бозарга гына тора”, – дип киңәш сорап язды. Миннән киңәш сорасалармы? Секундында җавап бирергә әзермен. Холкым шундый. Сорамасалар, дәшмим. Сорыйлар икән, мә, тот фашист гранатаны!

1. Беренче урында – мәхәббәт. Мәхәббәт бар икән, көрәш. 

2. Ата-анаңа каршы чыкма (бу ике кагыйдә бер-берсенә каршы килә диярсең, алга таба укы).

3. Бик ачулы мизгелләрдә: “Бу минем бердәнбер әнием, ул мине төн йокыларын качырып үстергән кеше”, – дип уйларга киңәш итәм. Университетларда әти-әни булырга өйрәтмиләр бит. Кеше ана булуны ничек аңлый, шулай ярата да. Алар тавышы белән эчтән: “Мин сине яратам, бәлки яратуымны җиткерә генә белмимдер”, – дип тә әйткәлә.

4. Гаиләгез өчен бу тема четерек­ле булса, бөтен гаилә әгъзалары да аңларлык итеп килешү төзегез. Бу теманы еш күтәрмәскә, бәлки бөтенләй күтәрмәскә дип сүз куешыгыз. Әлеге килешүне әти белән әни, әлбәттә, бозачак. Андый очракта артык сүз дәшмичә бүлмәдән чыгып китегез. Үпкәләтмәгез аларны, ачуланмагыз. Бер биш минуттан соң яңадан бүлмәгә кереп, икенче темага күчегез: “Бәрәңге дигәннән, теге елны сез үзегез утырттыгызмы аны?” Темалар күп, алдан уйлап куйсагыз да була. 

5. Гаиләдә булган бәхәсләр турында егетегезгә сөйләмәгез. Сез кандашларыгызны вакыт узгач гафу итәрсез, ул – юк. 

6. Түземле булыгыз. Бәлки, мәхәббәт чыннан да узып китәр (әлбәттә, гел бер-берегезне яратып яшәгез, мин каршы түгел, тик тормыш кайвакыт үзенекен итә). Бәлки вакыт узгач әниегезнең күзләре ачылып китәр дә: “Болар инде елдан артык бер-берсен сөеп йөриләр, бәлки бу Михаил чыннан да яхшы кешедер”, – дияр. Ләкин монысы 100 % түгел”.

(@tatarchamood аккаунтыннан)

 

Бәйле