«Әни янына барып: «Кичер, әни!» дия алмыйм»

-- Чулпан

Ана белән кыз якын сердәшләр булырга тиешләр, аларның сөйләшер сүзләре һич бетмәскә тиештер кебек. Тормыш иткәндә кайвакыт акыл, тәҗрибә җитми, шундый чакларда әни берәр җылы сүз әйтсә, киңәш бирсә, җиңел буладыр ул дип уйлап куям. //Татарстан яшьләре //

Әни белән арабыз бозылганга апрельдә нәкъ 15 ел тулды. Бу күңелсезлекләр әти белән әни аерылышкач башланды. Алар никах укытып, туй уздырып, мине кияүгә бирделәр дә, араларын өзделәр. Шуннан әти озак та тормады, сөяркә тапты һәм аңа ияреп, Чаллы якларына китеп барды. Мин ирем белән әни янында торып калдым. Парлы тормышыбызга ямь өстәп, балабыз туды. Барыбыз да бик куандык. Шулай яшәп ятканда, күпне күргән әнием миңа яман хәбәр җиткерде: “Ирең сиңа хыянәт итә, сөяркәсе белән фатир яллап торгалыйлар икән…” – диде. Ә ирем бу хәлләр фаш ителгәч, әйберләрен җыйды да, үз өенә кайтып китте. Мин озак уйлап тормадым, баламны алдым да, ирем артыннан киттем. Шулвакыт әни белән аралар суына төште. Моны белеп алган әти, әнигә калган фатирга эче пошыпмы, миңа коткы салды: “Әниең белән фатирны бүл!” – диде. Мин озак уйлап эш итми идем. Әнине судка бирдем. Әни белән судта кара-каршы басып тордык. Ул миңа бер сүз дә әйтмәде. Фатирны бүлештек. Әни үзенә авылда йорт салды. 61 яшен тутырган әнинең, мәчеткә йөреп, дин сабаклары өйрәнгәнен дә туганнардан ишеттем. Миңа карата начар сүз ирештермәгәнен дә беләм. Аны еш искә төшерсәм дә, һаман аралашып яшәмим. Иремнең әни турында ишетәсе дә килми. Ирдән узып та эш итә алмыйм. Инде мин өч бала анасы, шуның берсе тәрбиягә алган бала. Олы кыз да буйга җитеп килә. Уйланам. Кызымның язмышына мин дә битараф була алмас идем бит. Без барыбыз да гел чирлибез. Әни ризалыгын алмаганга микән әллә? Әнисе белән тату булмаган бала рәхәт яши алмыйдыр ул, аңлыйм. Әмма мине, әни янына барып: “Кичер, әни!” –диюдән нидер тота. Инде 15 ел үтте. Нигә кичерүен сорарга юл сала алмыйм мин аңа таба? Югыйсә, бик кыю да бит үзем…

ФӘРИДӘ. 

Бәйле