«Диләрә күңеленә тынычлыкны мәчеттә таба, җаны савыга»

-- Чулпан

Диләрә (исемнәр үзгәртелде – авт.) Чаллыда татар теле укыта. Алты ел буе бер егет белән йөри. Егет авылдан. Диләрә аны ошатып йөрсә дә, телендә гел бер сүз: «Мин авылга кайтмыйм». Йөреп-йөреп тә, кызны авылга кайтырга күндерә алмагач, егет башкага өйләнә. Дөресе, аны өйләндерәләр. //Безнең гәҗит//

Диләрә егетен бик көтә. Аның өйләнүен бик авыр кичерә. Җанын кая куярга белми бәргәләнгән көннәрнең берсендә дус кызы аны үзе белән ияртеп мәчеткә алып бара. Диләрә әнә шунда күңеленә тынычлык таба. Җаны савыга.

Көннәрдән бер көнне аны Минзәлә районының бер авылыннан булган егеткә димлиләр. Авылга кияүгә чыкмыйм дигән кыз, язмышым шулдыр, дип, тәкъдир белән килешә. Яше дә бара бит – 28 яшь. Билгеле, аңа башта бик тә кыен була: белмәгән-күрмәгән кеше, чит гаилә. Әмма кайнанасы Рәхимәнең тәмле теле, яхшылыклары, ачык йөзе аңа ире белән матур гына яшәп китәргә ярдәм итә. Иманлы кыз үзе дә яхшылыкка каршы яхшылык белән генә җавап бирә. Эшкә урнаша, яшь гаилә бар тапкан акчасын өлкәннәргә биреп бара. Акча бергә туплаганда бәрәкәтле бит ул.

Бу гаиләдә беркем дә намаз укымый икән. Алардан читенсенеп, Диләрә дә намазларын калдыра. Шулай көннәр үтә. Диләрә авырга узуын белә. Тик табиблар аңа бу баланы алдыртырга киңәш итә – калдыра икән, бала гарип булачак. Диләрә табибларны тыңлый. Шунда күңеленә: «Кешедән кыенсынып, нигә намазымны калдырдым инде?» – дигән уй килә.

Больницадан кайткач, кар дими, яңгыр дими, җылы суын алып тышка чыга да госел коена, намазын укый. Күпләр, беренче баланы төшертсәң, башка балаң булмый икән, ди. Әмма адәм баласы тәүбә кылып, Аллаһы Тәгаләдән сораса, догасы кабул була. Хәзер Диләрәнең да яраткан ире, улы белән кызы бар. Ярдәмгә килергә әзер кайнанасы белән кайнатасы бар. Үзе авылда дини гыйлем бирә.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Бәйле