Гөлназ Асаева: «Җәннәт» булып, ярымшәрә җырлау килешми»

-- Чулпан
Талантлы җырчы Гөлназ Асаева «Җәннәт» (Джаннат) псевдонимы белән Россия киңлекләрен яуларга әзерләнә. Тиздән ул Мәскәүгә күченеп үз проектын башлап җибәрә. Мәскәү татарларының «Хәрәкәт» тантанасына килгән Гөлназ белән «Татар-информ» хәбәрчесе сөйләште.

— Гөлназ, Мәскәү сине ничек кабул итте?

— Дөресен генә әйткәндә, әле үзем дә тулысынча аңлап бетермим. Мәскәүгә бик тиз ияләшә алырмын дип уйламыйм. Әлегә миңа бик кыен. Уфаны яратам һәм сагынам. Аның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, кешеләре күңелемә якын. Шуңа күрә Мәскәүдә эшләремне тәмамлау белән тизрәк туган ягыма ашыгам. Алга таба барысы да җайланып китәр, сагыну хисләрем басылыр. Проектны чынга ашырырга ныклап тотынгач, моңаеп утырырга вакыт та калмас.

— Мәскәүгә кайчан күченергә планлаштырасың?

— Аллаһ Теләсә, март аенда күченәм. Әлегә Уфадагы концертларымның тәмамланганын көтәм.

— Мәскәүгә күченеп, танылып булыр дип уйлыйсыңмы?

— Бу хакта еш уйланам. Булып чыгармы-юкмы дигән шикләнүләр бар. Яшермим, куркыта. Ләкин үземне сынап карау теләге дә көчле. Танылу өчен үзеңне күрсәтергә, үз йөзеңне табарга һәм башкаларны кабатламаска кирәк. Стилем һәм иҗатым белән башкалардан аерылып торырга тырышачакмын. Тамашачы ничек кабул итәр, әлегә билгесез.

— «Җәннәт» псевдонимын алуга да карамастан, концертларда Асаева буларак чыгыш ясыйсың.

— Әйе шул. Күпме генә аңлатырга тырышсам да, тамашачы мине «Җәннәт” буларак кабул итми. Бу яктан бик авыр. Ике кеше арасында йөргән кебек. Асаеваны онытып «Җәннәт”не үз итсәләр, яхшы булыр иде. Продюсерым барлык афишларыма ике исемемне дә язарга киңәш итә. Татарстан һәм Башкорстанда Асаева буларак, Мәскәүдә «Җәннәт» псевдонимы белән чыгыш ясармын инде.

— Мәскәүгә күченүеңә каршы килүчеләр булдымы?

— Бик күп танышларым, дусларым каршы. Нәрсәгә кирәк сиңа Мәскәүгә күченү, диючеләр бар. Үзем өчен дип, җавап бирәм. Яшь вакытта барысын татып карыйсы килә бит. 

— Радик Юльякшин Мәскәүдә иҗат итүеңә ничек карый?

—  Радик белән бу хакта сөйләшкән булмады. Мәскәүгә китүемне ул белми. Гомумән соңгы вакытта аралашканыбыз да юк. 

— Нигә аралашмыйсыз?

— Җитди сәбәпләр юк. Сөйләшергә вакыт җитми, икебезнең дә эш күп. Аннан соң, бер-беребезгә эч серләребезне сөйләмибез.

— Ришат Төхватуллин белән аралашасыңмы? Мәскәүгә китүеңне хуплыймы? 

— Ришат белән аралашабыз. Ул миңа бик якын кеше. Кирәк вакытта булыша, ярдәм итә, киңәшләрен бирә, миңа яхшылык кына тели, минем өчен борчыла. Мин аңа бик рәхмәтле. Мәскәүгә күченүемне белгәч, кәефе төште. Ләкин соңыннан бу карарымны хуплады, уңышлар теләде. Үзеңә кара, бу синең тормыш юлың дип әйтте.

— Гөлназ, яңа проектында тамашачыларны ниләр көтә?  «Җәннәт» безне ниләр белән гаҗәпләндерәчәк? 

— Проектның исеме “Другая Я” дип атала. Сер капчыгын чишеп үк бетерәсем килми. Тамашачы мине сәхнәдә бик тыйнак җырчы буларак кына белә. Проект кысаларында үземне башка яктан күрсәтәчәкмен. Чама хисен белеп әлбәттә. Кечкенәдән балет белән шөгыльләндем. Шуңа күрә белгән белемнәремне искә төшереп, чыгышларымны биюләр белән баетырга телим.

— Киенү стилен үзгәрәме?

— Чыгыш ясар өчен махсус күлмәкләр тектергәнем булмады. Күңелемә охшаган киемне сатып ала идем. Хәзер продюссерның сүзен, фикерен тыңламыйча булдыра алмыйм. Тик ачык күлмәкләр кимәячәкмен. «Җәннәт» псевдонимым оҗмах дигәнне аңлата. Шуңа күрә бу исемне йөртеп ярымшәрә җырлау килешми.

— Соңгы арада инстаграмга куйган фотоларыңны тәнкыйтьлиләр, сине чишенеп төшкән дип гаеплиләр.

— Мин бит анда шәрә түгел, өстемдә күлмәгем бар.  Юри генә куйган идем бу фотоны. Тискәре фикерләрнең күп булачагын белдем. Киресенчә, миңа бу бик кызык тоелды. Тәнкыйтькә уңай карыйм. Бик күп җырчылар үзләрен гел әйбәт, яхшы яктан гына күрсәтергә тырышалар. Үзләре булып калырга куркалар. Ә мин андый түгел. Барлык фикерләрне дә тыныч кабул итәм, яхшыларына колак салам. 

— Гөлназ, киләчәккә планнарың?

— Планнарымның барысы да Мәскәү белән бәйле. “Украду” җырына чит илдә клип төшерергә җыенам. Тиздән Казахстанда диск яздыра башлыйм. 

 

 
 

 

Бәйле