Хатын-кызлар белән безнең якта проблемалырак. Хәйран, байтак егетләр өйләнмичә дә йөри. Ныклы эш тә юк, булган киленнәр мәктәпкә, тегендә-монда барып эшләштергәләп йөриләр инде. Эш юк дип, халык кул кушырып утырмый, җайлый, тегеләй итә, болай итә. Йә мал асрый, йә бәрәңге үстерә – ачтан үлми инде кеше. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин өйләнгән идем анысы. Хатын почта таратып йөрде, әйбәт кенә яшәгән идек шикелле. Ничек аерылалар микән дип, кешегә аптырый идем әле мин. Ул вакытта абый да исән иде, бервакыт ул Чаллыдан кайтып төште. Андагы тормышы җимерелеп, төп йортка, безнең өскә яшәгә кайтып утырды ул. Өйдә ул да тавыш чыгарып ятты, хатынга бу хәлләр ошамады, билгеле. Бер көтү олы кеше бергә-бергә яши алмый инде. Абыйны куып та чыгарып булмый иде, үзе туып-үскән йортка кайтты бит ул. Безгә хатын белән үзебезгә нидер уйларга кирәк иде шул. Хатын баштук, яши башлаганда ук миңа: “Казанга китик, Казанда яшик!” – дип, колак итемне ашап торган иде. Ә мин элек-электән шәһәрне яратмадым, белмим дә мин аны, беләсем дә килми. Шәһәрдә яши дә алмыйм. Әй-й, хатын шулай кирле-морлырак йөрде дә инде, әле аерылышмыйча да чыгып китә башлады. Кукмара районыннан иде ул, бер бәләкәй генә авылдан. («Язмыш кочагы» газетасы ) Гел үзенә кайтып киткәли башлады. Мин аның янына барып, кире алып кайта идем. Аннары ул кире кайтмады инде, шунда бер егеткә кияүгә чыкты. Бер балалары да туды бугай хәзер. Минем шуннан соң анда барганым да, күрешкәнем дә юк. 

Шуннан соң бүтән өйләнеп тә караганым юк. Газетага үзем турында язасым да килми, хәзер минем турында язсак, хатыннар миңа шундук ташланачак диме инде? Булмый ул алай. Минемчә, киресенчә, ирләр хатыннарны үзләре эзләргә тиештер. Мужик кешеләр, үзе турында яза-яза, хатын-кыз эзләми инде. Андый ирләр бик сирәктер ул. “Язмыш кочагы” газетасын безнең күршебез алдыра, миңа да укырга бирә шуны. Мин аңа башкасын бирәм, шулай алмашып укыйбыз. Әле монда хатын-кызлар язганы буенча шалтыратып та, очына чыгып булмый. Аларга да ышаныч бетә башлады, әйтәм бит. Берсе белән аралашкан идек, мине тәмам ышандырып бетерде. Мин гел өйләнергә әзерләнеп беткән идем. Бер-ике иптәш егеткә дә әйттем, әзерләнеп торыгыз, кыз алмакка барабыз тиздән дидем. Ә хәзер шул хатын-кыз телефонын алмый гына бит! Ә үзе күпме кызгандырды, элеккеге ирем башымны бетерә, яшәргә ирек бирми, теләсә кая чыгып китәргә ризамын дигән иде. Ире әфганчы булган, күптән аерылышканнар, югыйсә. Ләкин барыбер араларында нидер бар ахрысы, һаман тынгылыкта калдырмыйлар бер-берсен. Өч бүлмәле фатирда кызы да, элеккеге ире дә – барысы бергә торалар икән. Шул хатын мине тәмам ышандырды, үзе дә мине ошаткан иде, син минем кеше икәнсең диде. Мин аны барып алырга дип сүз бирдем. Ошамаса, карарсың дидем. Гел җүләр булмаган кешегә ошамаслык нәрсәләр юк бездә дидем. Гел килешеп беткән идек, хәзер гел алмый трубкасын. 

Мисбах, Саба районы

Бәйле