Төрле авыру кичереп яки бала тапканда зыян килеп, якты кояш нурларын күрүдән мәхрүм калганнар, юл һәлакәтенә эләгеп, гарипләр арбасына утырырга мәҗбүр булганнар фаҗигасен бу кешеләр үзләре генә аңлый. Иртәгесен нәрсә көтәсен беребез дә белми, кызганычка каршы. Гомер иткән йорт-җире янып бетеп, бер мизгелдә урамда калучылар да шул хәлдә. Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны ялгызыңа гына үтү җиңел түгел. //Татар Ислам//
“Карак керсә, кирәген генә алыр, янгын чыкса, ялмап алыр” дигән гыйбарә буш урында гына чыкмагандыр. Йортсыз-җирсез калган кешеләр йөрәкләренә түзә алмыйча әйткәндер моны. “Ярдәм” мәчетенә караган мәхәлләдә яшәп ятучы Илшат абый Галимов йорты янган көннәрне куркыныч төш кебек искә төшерә, күңеле әрни. Аны тыныч кына тыңлап та булмый.
— Аллаһы Тәгалә беркемгә дә андый әйберләрне күрсәтмәсен. Ул шулкадәр куркыныч булды. Хатын белән икебез, тәрәзәне ватып чыкканда, киселеп беттек. Ул лезвие кебек бит инде. Кулларны кисеп бетердек, аннан каннар ага… Хатын белән икебез шулай итеп тәрәзәдән чыгып качтык менә. Ишектән үтеп булмый, ут каплап алган. Без бит бернәрсәсез калдык. Бер генә өй түгел, ике йорт, ике йорт янды бит безнең.
Янгынның шаукымы бик каты булган. Психологик яктан бик нык китереп бәргән. Илшат абыйның хәләл җефете Нурия апа авыруга сабышкан. “Өем юк минем”, — дип, бик каты борчылды, елап йөргән. Аңа бик күп тапкырлар операциягә керергә туры килгән. “Елап йөрмә, алай ярамый дип әйтеп тордык. Сез аның күзләрен күрсәгез, күзләреннән мөлдер-мөлдер яшьләр тамарга гына тора. Аны сөйләп бетереп тә булмый”, — дип искә төшерә Илшат абый. Өй салганчы мунчада яшәгәннәр. Хатыны — мунчаның ләүкәсендә, ә үзе — алачыкта.
Илдар хәзрәт белән Илһамның кая барсалар, шунда сүзләре үтте
Аллаһы Тәгалә: “Яраткан колларыма сынауны өеп бирермен”, — дигән бит. Йортлары яну, бер нәрсәсез урамда калу зур сынау булган инде аларга. Алай гына түгел, янган йортлары урынына яңасын салырга рөхсәт бирмиләр. Ипотека алырга кушалар. Нишләргә дә белми аптырап торганда, Илшат абый “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондына ярдәм сорап килә. Монда аның гозерен тыңлыйлар, ярдәм итү эшенә телевидение һәм башка матбугат чараларын да җәлеп итәләр. “Илдар хәзрәт белән Илһамның кая барсалар, шунда сүзләре үтте. Мораль яктан бик булыштылар. Алар журналистлар чакырды, берничә мәртәбә телевизордан күрсәттеләр. Илһам үзе: «Аның башка барыр урыны юк, аңа булышырга кирәк», — дип чыгыш ясады. Шуның белән рөхсәт алып, йортны төзи башладык”, — дип искә төшерә Илшат абый.
“Ярдәм фонды” акчалата да булышкан, өйләре салына башлагач, килеп, хәлләрен дә белешеп торганнар. “Эшләргә, булышырга кешеләр дә җибәрделәр. Әйберләр белән дә булыштылар. “Илшат абый, ал, акчага түгел”, — дип, костюмын да, чалбарын да, күлмәген дә, ботинкасын да бирделәр. Ашамлыклар белән дә булыштылар. Кешеләр, мәчеткә килеп: “Менә Илшат абыйга”, — дип, әйберләр калдырып китә иде. Ә Илһам машинасы белән ул әйберләрне миңа алып килеп тапшыра иде. Бәрәңгесен дә, чөгендерен дә, кәбестәсен дә. Без кыш көне бер кило бәрәңге дә алмадык. Җәйгә җиткәнче итләре дә җитте”, — ди әңмәдәшем.
Анда гына түгел, Галимовлар гаиләсенә Казанның Рамазан мәчетендә дә, Әмәт тавындагы мәчеттә дә булышканнар. Зыян күргән гаиләне телевизордан күрсәтү бары файдага булган. Аларны бөтенләй белмәгән кешеләр, мөселманнар ярдәмгә ашыккан. “Менә абый сез минем әниемне озаттыгыз, әтиемне юып озаттыгыз”, — дип, кем одеал алып килеп биргән, кем мендәрләр, ризыклар… “Аллага шөкер. Миңа Әмәт тавындагы мәчеттәге кешеләр акча җыеп җибәргәннәр. Анда җомга көнне барып, хәзрәтләр миңа сүз биреп, аларга рәхмәтләр әйтеп кайттым. “Ярдәм” мәчетенә дә җомга көнне шулай барып кайттым. Менә Казанда күпме мәчет, кайда гына барсаң да, 5-6 кеше, сине танып алып: «Менә безнең кунагыбыз бар икән. Рәхим ит, Илшат абый”, — дип каршы ала. Искитмәле инде. Шулкадәр рәхмәтле без “Ярдәм” фондына”, — дип, безне үзләренә кунакка чакырды.
«Йа Раббым, бер Аллам, көтелмәгән җирдән хәләл маллар, хәләл ризыклар насыйп итсә иде», — дип дога кылдык
Галимовлар гаиләсе, шулай итеп, ике өй урынына бер йорт салып кергән. Илшат абый теленнән “Аллага шөкер”не төшерми. “Ике ел салдык инде. Мөселманнар, туганнар менә шулай итеп булышмаса, ничек итәр идек?” — ди ул. Әңгәмәдәшем төшеп калган кешеләрдән түгел. Нарасыйларга исем кушып, яшьләргә никах укып, бакыйлыкка күчкәннәрне юып, соңгы юлга озата. Хәләл җефете Нурия апа – абыстай, мәдрәсә тәмамлаган. Аллаһы Тәгаләне бер дип танып яшәүчеләр инде алар.
“Мин вертолет заводында эшләгән идем. Янгын чыккач, ветераннар советына барып, гариза бирдем. Менә без: «Йа Раббым, бер Аллам, көтелмәгән җирдән хәләл маллар, хәләл ризыклар насыйп итсә иде», — дип дога кылдык. Алар миңа 153 мең сум акча бирделәр. Көтелмәгән җирдән бит инде бу, бу бик зур акчалар”, — дип, куанып сөйли Илшат абый. Алай гына түгел, заводта эшләүчеләр өйләрендә өчпочмаклар пешереп, суган пирожкилары кыздырып алып килгән, гел хәл белешеп торган. Мөселманнар сарыкларны Корбан гаетенә түшкәсе белән генә китереп биргәннәр.
Йорт салганда да төрлесен күрергә туры килә икенче группа инвалид, йөрәк һәм аяк белән проблемалары булган Илшат абыйга. Кайчандыр йортларны үзе салган дин кардәшебез кабат сынауларга очрый. “Өй салырга да нинди генә кеше килмәде. Аннан соң килгән дүртәү шулкадәр әйбәт төзүчеләр булып чыктылар. Алар безгә черновой итеп җыеп бирделәр дә, калганын үзебез эчтәге эшләрен эшләдек. Идәннәрен, түшәмнәрен тарттырдык. Үзебез дигәнем менә шул мөселманнар инде. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә Үзе бер кулы белән ала, икенче кулы белән бирә. Аллаһы Тәгалә безне сыный: авыруларын да, сынауларын да бирә. Тәкъдир дип әйтәбез инде аны”, — ди Илшат абый.
Аллаһы Тәгалә сынау биргәндә, югалып калмаска кирәк
Йорт төзелеп, эше беткәч тә, яңа проблемалар килеп туа. Өйгә газ кертүдә каршылыклар булуы ачыклана. Анда да “Ярдәм” фонды ярдәм кулы суза. “Ярдәм” фонды Президенты Илһам хәзрәт (Исмәгыйлев) йортка газ кертү буенча документлар белән дә йөрде. Андагылар, бөтен эшләрен ташлап, төрле оешмаларга йөрмәсә, берни булып чыкмас иде. Андагы кәгазь боткасы…”, — дип искә төшерә Галимовлар.
“Аллаһы Тәгалә сынау бирә, — ди Илшат абый саубуллашканда. — Менә шундый вакытларда югалып калмаска кирәк. Кая барырга белми торасың, туганнар да, дуслар да чакыра. Бездә торыгыз ди. Кешедә бит, күп дигәндә, өч көн торасың. Юкка гына үз өем — үз көем, — дип әйтмиләр. Кешедә аягыңны да сузып ята алмыйсың. Һәр өйнең үз көе бар. Туганнарга чакырсалар да, бармадык. Мунчада яшәп яттык. Хәзер Аллага шөкер”.
“Бөтен мөселманнарга рәхмәт: кемне безне белгән, кем белмәгән: кем сүз белән, кем ризык белән булышкан. Кем акчалар белән — бик зур рәхмәт. “Ярдәм” мәчетенә барган саен, хәзрәтләргә рәхмәтләремне әйтеп бетерә алмыйм. Алар булышмаса, безгә бик авырга туры килә иде. “Ярдәм” фонды бөтен кешегә дә булыша”, — дип, сүзен тәмамлады Илшат абый.
Римма Гатина.