Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды [фото]

-- Лэйсирэ

Бүген Казанның Тукай скверында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, дип хәбәр итә Татар-информ.

Исегезгә төшеребез, бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел.

Чарада шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфаров, депутатлар, шагыйрьләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.

Бәйле