Бүген Татарстанда җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган Юрий Матренинны җирлиләр [фото, видео]

-- Лэйсирэ

Бүген Татарстанның Питрәч районында полиция өлкән лейтенанты Юрий Матренин белән хушлашалар. 

ЮХИДИ инспекторының гомере җинаятьчене тоткарлаганда өзелде. Казанның «Яшьлек» метро станциясе янында төнлә ЮХИДИ экипажы юлда үзен сәер тоткан «БМВ»ны күрә һәм тоткарларга тырыша. «БМВ» светофорның кызыл утына очып чыгып, каршы килүче экипаж машинасына бәрелгән. Бик аяныч, әлеге авария фаҗига белән тәмамлана.

42 яшьлек Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калды.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий