Олимпия чемпионы Алия Мостафина: Татарча сөйләшмим, әмма татар каны булыша

-- Лэйсирэ

Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы Алия Мостафина “Татар-информ”га биргән интервьюда җиңүләр яулау өчен татар каны һәм эшкә сәләт ярдәм итүен әйткән.

“Татар каны булыша, дип әйтәләр. Шулай да, барыннан да элек, татар канына караганда, эш сөючәнлек һәм сәләттән күп нәрсә тора. Диванда ятсаң — татар каны да ярдәм итмәячәк. Беренче чиратта, эш”, — дигән Алия.

Интервьюның тулы текстын “События” порталыннан укып була.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий