Түбән Камада ерткычларча үтерелгән Гөлшатның әнисе Тәнзилә апа Шәйхиева белән ӘҢГӘМӘ

-- Лэйсирэ

Түбән Камада Гөлшат исемен белмәгән кеше юктыр. 9 гыйнвар көнне интернетта “Алмаш” ял базасында чаңгы шуып йөргән җиреннән Гөлшат исемле яшь ананың югалуы турындагы хәбәр бөтен шәһәрне аякка бастырды. Ул төнне шәһәр йокламады да кебек.

Урман иңләп Гөлшатны эзләүче коткаручыларга, волонтерларга ярдәмгә меңнәрчә шәһәрдәшләр кушылды. Төнге икеләр тирәсендә Гөлшатның үле гәүдәсен кар астыннан табып алганнар… Ире кечкенә кызын күтәреп басып калган җирдән нибары 500 адым ераклыкта…

6 айлык сабый имезгән, үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән яшь ананың чәчәктәй гомерен өзгән вәхшинең бик тиз эзенә төштеләр. Моңа кадәр дә авыр җинаятьләр кылган әлеге җанкыярны иң кырыс җәзага хөкем итүләрен көтеп йөри идек, тикшерү изоляторында утырган вәхши үз-үзенә кул салган дигән хәбәр килеп иреште.

Якыннарын югалткан кешеләргә “кайгыңны уртаклашам” дип, җылы, юатырдай сүзләр әйтәбез. Ә менә дөньядагы иң ачы хәсрәт – бала хәсрәте күтәргән аналарны юатырдай сүзләрне бөтенләй табып булмый. Сүз ди… Күзләренә күтәрелеп карарлык та көч табалмыйсың. Гөлшатның әнисе – Тәнзилә апа Шәйхиева янына да нидер язу, интервью эшләү максатыннан түгел, әйтер сүз таба алсам-алмасам да, ичмасам, кайгыдан куырылып калган анага күңел җылымны бирә алмаммы дип бардым. Ә Тәнзилә апа исә янына журналистлар килүен бик тә көткән булып чыкты…

– Тәнзилә апа, Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен…

– Мин тырышам. Ятим калган нәни оныгым хакына дип сабырлык сорыйм Раббымнан. Әнисе харап булганда алты айлык кына иде бит. Менә хәзер тугыз айлык инде, тәпи китәргә маташабыз. “Һөнәрләре” арта барган саен, их, әнисе күрми бит дип үзәк өзелә.

– Кызчык кем тәрбиясендә соң?

– Минем саулык какшап китте шул. Күбрәк кодагый карый инде. Кодагыем эшеннән китеп, декрет ялы алды. Үзем дә аз гына мөмкинлек чыгуга оныгым янына йөгерәм. Кызчыгымны күрми яши алмыйм, Гөлшатымны күргән кебек бит…

– Ана күңеле алдан сизә диләр…

– Шулай икән шул. Гөлшат авырга узгач ук килде ул сиземләү. Шул вакыттан ук кызымны югалтудан куркып яшәдем мин. Бәла буласы 9 гыйнвар иртәсендә коточкыч төш күреп уянып киттем. Янәсе, куенымда балам ята, гәүдәсе сытылып, изелеп беткән, үзе соры төстә. Намазымны укып, көчкә тынычландым.

Ул көнне кияү төнге сменага эшкә барасы иде. Үзе эшкә киткәндә мине килеп алып, үзләренә, Гөлшат белән оныгыма иптәшкә калдырып китәсе иде. Кичен бергәләп бала юындырырбыз дип ниятләгән идек.

Кызым кияүгә эшенә берничә төрле ризык пешереп җибәрә иде. Көндез ризыкларны пешереп куйган да, чаңгы шуып кайтырга уйлаганнар. Кияү шул тирәдә бала белән калган, Гөлшат чаңгы киеп, кыска дистанциядән генә урап йөри башлаган. “Ярар, тагын бер генә урап киләм дә, кайтабыз”, – диде дә, әкрен генә китеп барды”, – дип сөйләде кияү яңадан. Шул китүеннән юкка чыккан… Бу көндезге икеләр тирәсе бит инде. Көтеп-көтеп тә күренмәгәч, кияү бала күтәреп чаңгы юлыннан киткән, каршы очраган кешеләрдән сораштыру да бер нәтиҗә дә бирмәгәч, кире борылган.

Дүртенче яртылар тирәсендә бала күтәреп килеп керде киявем. “Киттек тә мени? Кая Гөлшат?” – дим. “Ул чаңгы шуа әле, мин хәзер аны барып алам да, аннан сине кереп алырбыз”, – дип, баланы миңа тоттырды да чыгып китте. Эчемә салкын йөгерде. 3 сәгать саен имеп өйрәнгән бала илереп елый, манный боткасы пешердем – ашамый. Ирем белән улым эштән кайттылар да, алар да чыгып йөгерделәр кияү артыннан. Бервакыт кодагый килеп керде. Күрәмсең, кияү аңа әйткән Гөлшатның югалганын, мин генә берни белмим. Кодагый кибеттән балалар өчен ясалма ризык алып кергән. Тик без кызчыгыбызның аллергияле икәнен белсәк тә, гипоаллерген ризык дигәнен аласы икәнен уйлап бетермәгәнбез. Көндезге икедән бирле ач балага ризыкны ашатуыбыз булды, муеннарына кадәр кабарып чыкты – китте аллергия. Шул вакытта кияүгә чылтыраттым. Кияү: “Гөлшатны таба алмыйбыз бит!” – диде. Аяк астымда җир убылды…

Урманда кар ерып апасын эзләгән улым – Әнвәрем йөгереп кайтып, ашыгыч ярдәм чакырткан. Рәхмәт төшкере, табиблар бала белән икебезгә дә ярдәм күрсәтеп киттеләр. Төнге икедә кызымның табылуын хәбәр иттеләр, анда да: “Исән, больницада ул”, – диделәр әле… Ә балам 12 сәгать элек үк җан биргән булган.

– Үтерүдә шикләнелгән бәндәнең тикшерү изоляторында үз-үзенә кул салуын ишеткәч ниләр уйладың, Тәнзилә апа?

– Аңа үлем теләдем дия алмыйм. Утырсын, михнәт кичерсен иде әле дияр идем, ул бит төрмәдән чыккач тагын кемнеңдер җанын кыяр иде. Ник дисәң, бер үк кыз баланы көчләп, ике тапкыр утырган булган бит. Беренче көчләүдән соң ике елдан иреккә чыгарганнар аны, имеш, тәртибе әйбәт булган! Чыккан да, шул ук баланы тагын җәберләгән, ботарлаган… 9 ел утырган, барыбер төзәлмәгән. Җәй көне иреккә чыккан, көзен тагын бер баланы фатирына өстерәп алып кереп, мәсхәрәләмәкче булган. Ул кыз ничектер котыла алган. Әлеге кыз гариза язган булган югыйсә хокук органнарына. Ничек утыртмаганнардыр шуны!

Урманда минем кызымның юлына да корал тотып чыккан бит ул! Бәбкәем ниләр генә әйтеп ялынмагандыр. Бөтен көчен җыеп тормышы өчен көрәшкән бит. Теге кабәхәтне тырнап бетермәгән булса, бәлки тота да алмаслар иде. Ул алыптай ир-атка көче каян җитсен! Балада аллергия булгач, үзенә тегене ашарга ярамый, моны ярамый диделәр табиблар. Суда гына пешкән ботка ашап ябыгып беткән иде ул, 55 килога гына калган иде.

Миңа яңадан кияү тикшерү эксперименты үткәрү турында видео күрсәтте. Теге бәндә кызымны ничек итеп үтерүен тып-тыныч кына сөйләп, урынын күрсәтеп йөри! Чебен үтергән мени…

Теге бәндә исән булмаса да, май аенда Югары судта эш барыбер каралачак ди. Чөнки әнисе ниндидер ризасызлык белдергән ди, имеш. Һәркемгә үзенеке газиз бит инде. Ләкин аның улының гаепле икәне расланган шул инде, кызымның тырнак асларында тән тиресе нәкъ аныкы калган диделәр.

Ул урынга мине дә алып бардылар. Яп-якты, үтәли кышкы урман, база да күренеп кенә тора. Ничек беркем дә килеп чыкмаган, ярдәм итмәгән. Язмышы шулай булгандыр инде балакаемның.

– Гөлшатны озатырга мәчет янына меңнәрчә кеше килгән иде.

– Шулай диделәр, мин аны күрерлек хәлдә түгел идем. Әмма кешеләрнең яныма килеп, кочаклап юатырга тырышуларын хәтерлим. Түбән Кама халкының бик бердәм, игелекле икәненә инандым. Гөлшатым 13 яшендә намазга басты, ураза тотты. 15 ел буе, гомеренең азагына кадәр.

– Ничек булды намазга басуы, үз үрнәгеңдәме?

– Юк шул, оятыма каршы, киресенчә. 1 класста укыганда мин аны мәчеткә алып бардым. Шуннан күзләре янып кайтты аның. Аннан догалар укый башлады. Намазга баскан көннәрендә: “Әни, мине иртәнге намазга уята алмассыңмы?” – дия иде. Баланы уятам, ул тәһарәтен алып, намазлыкка утыра, ә мин кире йокларга ятам. Тик йокымны юып алгандай була иде. Мин дә бит бик күпләр сыман, “миңа вакыт җитмәде әле” дип йөри идем ул чакларда. Аллаһы Тәгаләм: “Тор, балаң намаз укый, син йоклап ятарсыңмы?!” – дип шул рәвешле билге җибәргәндер үземә. Мин дә дини белемле булам дип мәчеткә йөри башладым, намазга бастым.

– Эшләгән, укыган яшь кешегә намаз уку, ураза тоту мөмкин түгел дип уйлый шул күпләребез.

– Нәкъ шулай дибез дә, тик күңелеңдә чын ышану, иман булганда барысын да булдырасың икән. Гөлшатның һөнәре ашчы иде бит. Башта – һөнәр училищесын, аннан Чаллыдагы сәүдә-технология институтын тәмамлады. “Амбар” кафесында пицца пешерүче булып эшләде. Әгәр эшендә намазын укырга ара булмаса, яңадан җыеп укый иде. Эшеннән төнге икеләрдә кайта иде дә, калган намазларын укый. Иртәнге өчләрдән соң гына ята, сигездә торып, янә эшенә йөгерә иде. Күз алдына китерүе дә кыен: 16шар сәгать кайнар плитә янында ризык әзерлә дә, ураза тот әле! Моңа бит никадәр рух, ихтыяр ныклыгы, иман кирәк! Икенче эш урыны – “Рокнроллы” кафесында эшләгәндә дә калдырмады намазын да, уразасын да.

Соңгы Рамазан ае вакытында авырлы иде, бала табар вакыты җитеп килә иде, шулай да: “И-и, әни, белсәң икән, ничек уразага керәсем килгәнен…” – дия иде. Ярамый дип үзем тыйдым.

– Бик игелекле бала булган икән диләр Гөлшатны…

– Игелек орлыгы карынымда чакта ук салынган булгандыр күңеленә димен. Бигрәк тә үземә карата игелекле булды. Йөрәгем бик тә зәгыйфь икәнне белеп, минем өчен өтәләнеп яшәде ул. Миңа авырлык китерүдән курка иде. Укыганда да бер тиен алмый укыды бит. Эшли башлауга акчасын җыеп барган да: “Әни, мә әле, тешләр куйдыр!” – дип, кулыма акча тоттырды. Аннан миңа ял йортына барырга дип акча җыйган. Җирдә казынырга яратуымны белеп, бакча да сатып алды. “Әни, син анда ял гына итәрсең, үзебез эшләрбез барысын да!” – дия иде. Кияүгә чыкканда да туйны үз акчабызга ясыйбыз дип кырт кисте бәбкәем…

– Фамилиясеннән күренгәнчә, киявегез рус егете икән?

– Әйе, Женя башка милләттән. Гөлшат белән мөнәсәбәтләре җитди икәнен күреп, каршы килеп маташтык әтисе белән. Әмма мәхәббәткә каршы килү дә дөрес түгел бит. Яшерен-батырын түгел, безнең татар ирләре хатын-кызга карата кырысрак һәм корырак. Татар егете белән йөреп карады Гөлшат та. “Нигәдер гел миңа баш булырга омтыла ул”, – дип ташлады аны. Аннан күрше егете Женя белән дуслашып киттеләр. “Әни, шулкадәр хөрмәтле, игътибарлы ул”, – дия иде егете турында. Бервакыт иптәш кызлары да: “Карале, бу егетең кеше янында гына шулай хөрмәт күрсәткән буламы?” – дип сораганнар. “Юк, ул икейөзлеләнә белми, кеше янында да, икебез генә калганда да бертөсле!” – дигән кызым. Өйләнешергә карар кылгач та, кода-кодагыйлар да, кияү дә кызыбызның намаз укуына да, ураза тотуына да каршы килмәячәкләрен, киресенчә, ярдәм генә итәчәкләрен әйттеләр.

Бик яратышып яшәделәр кияү белән. Кызымның өстенә кунган тузан бөртеген дә өреп торгандыр Женя. Бигрәк матур пар дип бөтен кеше соклана иде. Хәтта “Счастливая пара” дигән глянц журналдан килеп, фотога төшереп киттеләр. Менә ул журнал, тышын да минем балалар бизи, эчендә дә фотолары бар, алар турында язылган. Күз тигәндер үзләренә дә диләр…

– Женя да бик авыр кичерә торгандыр инде бу хәсрәтне?

– И-и, ул баланың да һәрчак көләч йөзеннән елмаюы китте, бик боекты. Гөлшатны җирләгәч, ике метрлы буе белән алдыма тезләнеп, балаңны саклый алмадым дип, үксеп елый-елый гафу сорады.

Хәзер эштән соңгы бар буш вакытын балага багышлый. Безне, әбиләрне, якын да китерми, үзе юындыра, ашата, уйный. Миңа да бик тә игътибарлы, хөрмәтле. Гөлшатым исән вакытта да бер бәйрәмне калдырмыйча, ике як әти-әниләрен котлыйлар, табын әзерләп, чакырып сыйлыйлар иде алар. Киявемә, кодагыема, барлык туганнарына оныгымны назлап-кадерләп үстергәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен. Ярый әле алар бар дим, бу какшау саулыгым белән нишләр идем…

– Кешеләргә әйтер сүзем күп җыелды дигән идең, Тәнзилә апа?

– Бала хәсрәтеннән урынга егылгач мине Түбән Кама шәһәр больницасының кардиология бүлегенә салдылар. Дәвалаучы табиб Алсу Фаил кызының гына түгел, һәрбер шәфкать туташының, шунда дәваланучы һәрбер шәһәрдәшемнең кул, күңел җылысын сиздем мин. Ышанасыңмы, минем авырып егылганымны ишетеп, бөтенләй таныш түгел кешеләр табибтан сорашып, кыйммәтле дарулар сатып алып китерделәр, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар ташый башладылар. Ул көннәрдә палатадашларыма газеталар китерәләр иде һәм һәрбер газетада минем баламның фаҗигасе…

Баламның китүенә өч ай узды, тик кешеләрдән ярдәм килүе туктаганы да юк әле. Һәрбер игелек иясен исемләп атап та бетерү мөмкин түгелдер, тик мин алар алдында чал башымны иеп рәхмәт әйтәм. Башка район-шәһәрләрдән килгән якыннарыбыз да шаккаттылар мондагы халыкның ярдәмчеллегенә. Бигрәк тә Үзәк җәмигъ мәчете әһелләренә һәм имам-хатыйбыбыз Салих хәзрәткә зур рәхмәт. Мәрхүмәбезне зурлап озаттылар, гомере өзелгән чаңгы юлларын урап догалар укыдылар, зур матди ярдәм дә күрсәттеләр. Әле һаман да догадан калдырмыйлар. Салих хәзрәт бик тә акыллы шәхес икән, кайгымнан айнып китәрлек җылы сүзләр табып юата, күңелемә ачкыч таба белде.

Үтерүчене табарга булышучыга шәһәр җитәкчелеге 1 миллион сум вәгъдә иткән иде бит. Радик Сибгатуллин атлы егет ярдәмендә үтерүче тоткарланды. Радик исә, үзенә бирелгән бүләкне минем оныгыма дип, киявем кулына тапшырган. Аңа да, шәһәр башлыгы Айдар Метшинга да Аллаһның рәхмәтләре яуса иде.

Үзем укыткан, балаларым укыган 29нчы мәктәп коллективы, кызымның, киявемнең, кодагыемның хезмәттәшләре, дуслары, Гөлшатның классташлары, курсташлары һәрдаим хәлебезне белеп, ярдәм итеп торалар. Башка кеше сөйләсә бәлки ышанмас та идем, менә бик-бик авыр өч ай узды, әле һаман да, мин урамда ятим оныгымны арба белән тартып йөргәндә, бер белмәгән кешеләр яныма киләләр дә: “Апа, сез Гөлшатның әнисе бит?” – диләр. Кочып, хәлемне сорыйлар, җылы сүзләрен әйтәләр. Кайсысы кесәмә, кайсысы бала арбасына акча тыгып китәләр. Өйгә дә киләләр, балага киемнәр, уенчыклар, подгузниклар алып киләләр.

Йөрәк, кан-тамырлары авыруы кискенләшеп, нерв киеренкелеге нәтиҗәсендә аякларым йөрмәс хәлгә килгәч, участок табибы тагын ярдәмгә ашыкты. Хәзер менә невропатолог Римма Нәкыйп кызында дәваланам. Табибларга, кызымны эзләүдә катнашкан шәһәрдәшләргә, бигрәк тә “След” волонтерлык оешмасына, баламны табып алган Капралов Алексей атлы егеткә, үтерүчене тоткарлаган полиция хезмәткәрләренә, кайгыбызга битараф калмаган барлык Татарстан халкына олы, Ана рәхмәтемне җиткерәм. Үз игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын, газиз ватандашларым, мондый хәсрәт берегезгә дә килмәсен, хәерле, бәрәкәтле мул тормышта яшәгез!

Бала хәсрәтенең һич тә чигенмәсен, гомерлек икәнен беләм. Урамда бала белән йөрүче яшь әниләргә текәлеп карап торам, һәркайдан Аны эзлим. Баламның әйткән сүзләре дә, йөзе дә күз алдымнан китми. Төннәрен йоклый алмыйм. Аз гына черем итеп алсам да, күземне ачуга күз алдыма иң кадерле, иң газиз кешемне һәлак иткән үтерүче килеп баса. Аллаһым сабырлык бир!

…Тәнзилә апа мине озатканда зур кара күзләреннән туктаусыз тәгәрәгән күз яшьләре аша елмайды да: “Миңа бик рәхәт булды синең белән…” – дип куйды. Хөрмәтле имамыбыз Салих хәзрәт кебек шифалы сүзләр дә таба алмадым кебек, юкса. Шулай да күңелемдәгесен җиткерергә тырыштым. Тагын кабатлыйм: “Тәнзилә апа, нык бул, сынма, зинһар! Син әле оныгыңа иң-иң кирәкле кеше. Чөнки, кызчыгың үсә төшкәч, аңа әнисе хакында барысын-барысын да синнән дә яхшырак сөйләүче булмаячак бит. Гөлшатны нинди көчле рухлы, игелекле, эшчән-уңган һәм тыйнак итеп тәрбияли алгансың, хәзер шушы сыйфатларны оныгыңа да тапшыруыңны кызың да бик теләр иде, минемчә…”

Раушания ШӘЯХМӘТОВА, Татарстан яшьләре

Рәсемнәрдә: фаҗигагә өч көн кала, Гөлшатның кызы белән төшкән соңгы фотосы; ире Женя белән.

Бәйле