Татарстанның Азнакай районында зур юл һәлакәте [фото]

-- Лэйсирэ

Азнакай районындагы авариядә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Азнакай районының Әсәй авылы янында юл-транспорт һәлакәте булуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 30 апрельдә кичке бишенче яртыларда килә. Биредә «Шевроле» автомобиле һәм «УАЗ» микроавтобусы бәрелешә.

Нәтиҗәдә, аларның икесе дә юл читенә оча. Автомобильләрнең икесенә дә җитди зыян килә.

Һәлакәт урынына килгән 87нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, машиналарга ут капмасын өчен, ике автомобильнең дә аккумуляторларын өзә.

Шуннан соң зыян күргән өч кешене машиналардан чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий