Кукмара районында яшь ярымлык сабый фаҗигале төстә үлә [фото]

-- Лэйсирэ

«Татар-информ» язуынча, фаҗига Кукмара районы Зур Сәрдек авылында килеп чыккан. Яшь ярымлык баланың югалуы турында хәбәр алынуга МЧС хезмәте эзләү чараларына керешә.

Әтисе һәм әбисе ишегалдында эшләгән вакытта, малай шул тирәдә уйный, ләкин бер мәлне юкка чыга. 

Эзләү нәтиҗәләре аяныч төгәлләнә. Сабыйның мәетен якындагы елга янында үсүче таллар арасыннан әтисе табып ала. Ул яр буена якын килеп егылып төшкән дип фаразлана.

Бәйле