Казанда ир авырлы хатынын үтерә

-- Лэйсирэ

1 май көнне Казанның Совет районында никахсыз гына яшәүче ир белән хатын арасында чыккан җәнҗал фаҗига белән төгәлләнә. 

Хатын-кыз иренең салырга яратуын, беркайда да эшләмәвен, шуның нәтиҗәсендә үзенең авырлы булуына карамастан, һаман да таксист булып эшләп йөрергә мәҗбүр булуын әйтеп ачуын белдерә. Исерек ир исә бу сүзләргә каршы алты айлык көмәне булган хатынының күкрәгенә пычак кадый, дип хәбәр итә Татар-информ.

Куркыныч гауга хатынның беренче иреннән булган бала күз алдында була. Ашыгыч ярдәмне шушы бала чакыра да инде. Әмма табиблар туарга өлгермәгән сабый анасының гомерен саклап кала алмый, ул һәлак була.

Бәйле