Elvin Grey ни өчен өйләнмәвен әйтте

-- Лэйсирэ

Күптән түгел Elvin Grey бер интервьюда ни өчен өйләнмәвенең сәбәбен әйтте.  

«Өйләнәсеңме син, юкмы?» дигән сорауга: «Өйләнәм, әлбәттә. Планда бар. Тик әлегә вакыт юк бит», дип җавап бирде җырчы.

Узган җәйне интернетчылар Радик Юльякшинны яшь җырчы Гөлназ Асаева белән «өйләндереп» куя язды.

Инстаграмда уртак фотолар, туган көнгә зур бүләкләр, концертларда сюрпризлар – болар барысы да Радикның Гөлназга карата булган җылы мөнәсәбәтенең күрсәткече итеп кабул ителде. Әмма Гөлназ үзе Радикка кияүгә чыкмаячагын әйткән иде.

Бәйле