Ир дигәнем чир икән

-- Лэйсирэ

Мин кырык биш яшемә кадәр авылда яшәдем. Кем белә, авыру чабудан тартып эштән туктатмаса, бәлки бүген дә авылда булыр идем. Әллә гаилә кормаганым, балалар тапмаганым өчен табигать үч алды инде? Шул авыруым белән кырык биш яшемдә инвалид булырмын дип кем уйлаган?

Яшьлек ярымны оныта алмадым шул: армиядән кайтып җитә алмыйча кайдадыр Себер якларында эзе югалды Мирфаиземнең. Әти-әниләре эзләтеп тә карадылар, очына чыга алмадылар. Әтисе мәрхүм инде, карт әнисе һаман көтә әле. Аның белән бергә мин дә көтәм. Күз алдымда һаман да шәп, гаярь егет булып саклана ул.

Авылда яшәсәм дә, хайван асрарга, бакчада казынырга яратмый идем. Райондагы эшемә иртән иртүк чыгып киттем, кич кайтып кердем. Эштән туктагач, бермәлгә тормышым да тукталып калган кебек булды, үземне кая куярга белми аптырадым. Ичмасам, шәһәрдә яшәсәм, анда-монда йөрер идем, үземә кызыклы булган, тормышыма мәгънә өстәгән шөгыльләр дә табар идем дип уйладым да, яшәргә шунда күченергә булдым. Әлбәттә, биредә колач җәеп каршы алучы булмады анысы. Алай да, эшләгән җиремнең тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Авылдагы йортымны саттым да, фатир чиратына бастым.

Менә шул тулай торакта яшәп ятканда минем яшьләрдәге ялгыз яшәүче бер ир бәйләнде генә бит. Юк эшне бар итеп, яныма керә дә җитә. Сөйләшергә, аралашырга җайлы кеше үзе, дуслашып ук киттек. Үзенең тормышы турында да сөйләде Искәндәр: өйләнгән булган, аерылышканнар икән. Сәбәбенә артык киң җәелмәде, елмаеп, характерлар туры килмәгәндер инде, дип кенә куйды. Көннәрдән бер көнне мин дус дип кенә санап йөргән Искәндәрем миңа тәкъдим ясамасынмы! Мин инде кияүгә чыгу, гаилә кору кебек уйларны күптән башымнан чыгарып ташлаган кеше бит. Уйладым-уйладым да, ризалашырга булдым. Бердән, күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә дисәләр дә, минем дә ир хатыны булып яшәп карыйсым килде. Икенчедән, тәрбиягә берәр бала алып үстерергә дә хыяллана башлаган идем, ул бала әтиле дә булып, тулы гаиләдә үсәр дип күз алдыма китердем.

Хәзерге акылым белән уйлыйм да, ул чакта беркатлы булуымнан көлеп куям. Чөнки, туйлар итеп тормыйча гына язылышып кайтсак та, икебез дә үз бүлмәләребездә яшәүне дәвам иттек: минем фатир чираты әлегә килеп җитмәгән, Искәндәрнеке бөтенләй юк иде. Бала турында сүз кузгаткач, яңа пешкән иремнең бу хакта ишетәсе дә килмәде. Аның аерылган хатынында өч баласы үсеп килә икән шул!

Әмма мин мөстәкыйль яшәп өйрәнгән кеше, аңа карап тормадым, тоттым да балалар йортыннан өч яшьлек Әхмәтне уллыкка алдым. Дөрес, башта кыз бала аласым килгән иде, ир бала булгач, Искәндәрнең дә күңеле үсәр дип, малайга тукталдым. Көннәр буе улым белән әвәрә киләбез, Искәндәр кереп тә чыкмый диярлек. Әллә хатыны белән дә балаларны яратмаганы өчен аерылды микән? Барасы җирем булганда, Әхмәтне янына кертеп калдырам калдыруын. Миңа каршы килергә базмыйча, теләр-теләмәс кенә алып кала. “Нигә кирәк булды инде моңа бу бала?” – дип уйлавы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Ә минем сүрелә башлаган тормышыма шул бала җан өрде. Вакыт узган саен, Искәндәргә карап: “Нигә кирәк булды инде миңа бу ир?” – дип уйлап куйгалыйм. Машина йөртү курсларында укып, машинада йөри башладым. Улымны балалар бакчасына урнаштырып, илтеп куям, алып кайтам. Бергәләп табигатькә чыгабыз, төрле кызыклы җирләргә дә йөрибез. Йөргән җирләребездә яшь балалы әниләр белән танышып, үземне дә шулар рәтендә тоеп, яшәреп-җилкенеп йөри башладым. Искәндәр исә безгә иярүне кирәксенмәде, буш вакытында үз бүлмәсендә телевизор карап ятуны артыграк күрде. Акчасын да үзенә генә, аерым тотты.

Кыскасы, минем матур гаилә турындагы хыялларым барып чыкмады. “Ярар, аның каравы, хәзер улым бар”, – дип, тормышның шул уңай ягына сөенеп кенә яшәп ятканда, фатир чиратым да килеп җитте.

Фатирга бергәләп күченсәк тә, иремне теркәтергә ашыкмадым. Бер түбә астында яшәп, уртак тормыш көтә башлагач ничек буласын кем белә әле аның? Әмма бу нәрсә Искәндәргә ошамады: “Мин бит синең законлы ирең, ничек мине теркәмисең инде?” – дип тавыш чыгара башлады. Аңа бөтенләй мин түгел, алачак фатирым гына кирәк булган икән ләбаса! Җитмәсә, бергәләп түләрбез дип уйлап, ремонтына, җиһазларга дип кредит та алган идем. Ир буларак, минем сыртта гына яшәргә тиеш түгел бит инде ул. Болай эчеп-салып та йөрми, өйгә азык-төлекне дә онытканда бер генә алып кайта, акчасын кая куя икән дип тә аптырый башладым. Элеккеге гаиләсенә, балаларына булышадыр бәлки?..

Беркөнне улым мәктәптә, ирем эштә чакта зурдан кубып өй җыештырырга уйладым. Искәндәрнең аерым тартмалы шкафы бар иде. Шуның тартмаларында тәртип булдырыйм дип тотынсам, документлары арасындагы саклык кенәгәсенә күзем төште. Әстәгъфирулла! Миллионнан артык түгелме соң монда?! Хезмәт хакым ташка үлчим дип зарланган була тагын! Мин акчаны үземнән кысып, кредиттан буылганда, баланың хаҗәтенә, машинага бензинга ничек арттырырга белми йөдәгәндә, ирем акчасын кенәгәгә җыеп ята икән ләбаса! Юк-юк, зарлана башлады бу дип уйлый күрмәгез: Аллага шөкер, тормышыма сөенеп бетә алмыйм, шулар мәшәкате белән яшәреп яшим. Әмма нишләп әле үз өстемдә “соры корт” асрарга тиеш ди мин?!

Кыскасы, чираттагы тавыш чыгаруында, мин Искәндәргә аерылышу турында сүз кузгаттым. Менә шунда инде “ата мәчем” үзенең тырнакларын тырпайтты. Юк, аерылышуга каршы булмады ул. Әмма фатирны бүлешәчәген әйткәч, күзләрем түгәрәкләнде: “Ничек? Минем алган фатирымда синең ни катышың бар?!” – дидем.

Аерылышу мәсьәләсен тиз хәл итсәк тә, фатирны үземнеке һәм улымныкы гына итеп калдыру өчен еллар кирәк булды. Олыгайгач кына тормыш корырга уйласагыз, бер-береңне тәмам белеп бетергәнче никах белән генә яшәп торырга кирәк икән. Бер абынгач, аяк астыңа карап йөри башлыйсың икән ул.

Чыганак: Акчарлак

Бәйле