Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәре билгеле

-- Лэйсирэ

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаете көннәрен бәйрәм итү даталары тәгаенләде. Бу хактагы карар хөкүмәт сайтында бар. 

Карар нигезендә, быел Ураза гаете — җомга, 15 июнь, Корбан гаете сишәмбе, 21 август көнне бәйрәм ителәчәк. Икесе дә Татарстанда ял көне булып исәпләнә.

Беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 май көнне яңгыраячак. 16 майдан Рамазан ае башланып, Уразага керәбез.

Бәйле