Хәния Фәрхине искә алу кичәсендә һәр тамашачыга бүләк биреләчәк

-- Лэйсирэ

Уфада узачак Хәния Фәрхине искә алу кичәсендә һәр тамашачыга җырчы турында китап бүләк итәчәкләр. Кичә 30 майда Яшьләр сараенда була, дип яза Татар-информ.

Мәрхүмә Хәния Фәрхи турындагы китап-роман «Онытылыр димә» дип атала.

Искә алу концертында Хәния Фәрхинең кызы Алия чыгыш ясачак. Кичәдә Айдар Галимов, Идрис Газиев, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төһвәтуллин, Урал Рәшитов һәм башка эстрада артистлары катнашу көтелә.

18 майда Башкортстанда Хәния Фәрхи истәлегенә башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның “Онытылыр димә” I халыкара бәйгесе булачак. Тәтешле районында узачак бәйгенең проектын Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистының бертуган сеңелесе, Тәтешле районында яшәүче Фирүзә Ибәтуллина әзерләгән. Әлеге чараны уздыруга республика башлыгы Рөстәм Хәмитов грант бүлеп биргән. Бәйге 20дән 35 яшькә, 35 һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендә уза.
Татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи 27 июльдә туган ягы — Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Хәния Фәрхи 29 июльдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Бәйле