Чаллыда 12 машинаны бәрдергән иргә «самосуд» ясарга телиләр [фото, видео]

-- Лэйсирэ

14 май Чаллыда гадәттән тыш хәл була. Hyundai Creta кроссоверы белән исерек хәлдә идарә итүче 40 яшьлек ир-ат 12 машинаны бәрдереп, зур авария ясый, дип яза «Челнинские известия».

Беренчел мәгълүмат буенча, һәлакәт урыныннан зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә озаталар.

ЮХИДИ идарәсендә билгеләп үткәнчә, исерек йөртүче югары тизлектә Кол Гали урамына чыгып Renault Megan автомобилен бәрдерә. Нәтиҗәдә Renault юл аша коляска белән чыгып баручы 32 яшьлек хатын-кыз өстенә менә, ә Hyundai Creta йөтүчесе һәлакәт урыныннан качып, бер-бер артлы тагын 11 машинаны бәрдерә.

Хатын-кызга урында ук ашыгыч ярдәм күрсәтелә.

Исерек ирне тиз арада тоткарлыйлар. Шулай ук «БИЗНЕС Online» язуынча, аны «чучело» дип атап, шунда ук самосуд ясарга теләгәннәр. Ләкин ДПС машинасында утыручы ир моңа игътибар итмәгән.

Әлеге хәлне тикшерү дәвам итә.

Бәйле