«Мәйдан» каналын ТНВ «йота», татар каналларында үзгәрешләр көтелә

-- Лэйсирэ

«Яңа Гасыр» (ТНВ) «Мәйдан» каналын үз канаты астына ала. Балалар өчен аерым татар каналы «Шаян ТВ» октябрьдә эшли башларга тиеш, дип яза Азатлык.

«Яңа Гасыр» (ТНВ) телевидениесе сентябрьдән татар халкына яңа тапшырулар тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта 15 майда узган матбугат очрашуныда «Яңа Гасыр»ның мөдире Илшат Әминов белдерде.

«Яңа башкарма җитәкче килде – Айрат Сибагатуллин (элекке мәдәният министры). Хәзер ул телевидениедәге иҗади редакцияләр белән очраша, яңа програмнар әзерлиләр. Минем уйлавымча, сентябрьдә яңалыклар булырга тиеш», диде Әминов артыгын сөйләми генә.

Аның әйтүенчә, «Мәйдан» каналы хәзер «Яңа Гасыр» җитәкчелегендә эшләячәк. Шул сәбәпле «Мәйдан»да җыр-биюләр калса, «Яңа Гасыр» җитдирәк тапшыруларга нигезләнер дип уйларга кирәк. Әмма бу хакта тулырак итеп якын көннәрдә хәбәр ителәчәк дип ышандырдылар.

Матбугат очрашуында татар журналистикасына күбрәк кызлар килү мәсьәләсе дә күтәрелде. «Әйдә ТНВга кил» бәйгесендә өч җиңүченең өчесе дә кызлар булган. ТНВ киләчәктә бу кызларны үз акчасына журналистика факультетында укытачак.

«Менә хәзер беренче курста бары ике генә егет укый», диде шактый еллар журфакта укытучы Васыйл Гарифуллин.

Ул 1990-2000 елларда да, хәзер дә журналистика бүлегендә укучыларның 90 проценты кызлар булуын әйтте.

Моны татар журналистикасында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары түбән булу белән аңлатучылар да бар. Татар теле мәсьәләсенә килгәндә, Русия Думасы милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесен кабул иткән очракта, Әминов хәлләрнең тагын да катлауланачагын әйтә.

«Инде сентябрьдән татар телен факультативка калдыра торган канун кертергә уйлыйлар. Хәлләр авыр. Аны кабул итәчәкләрдер, эш шуңа таба бара. Без, әлбәттә, аны кабул иттермәү өчен тырышырбыз.

Бу проблемны җәй айларында күтәрергә кирәк. Булдыра алганча аңа каршы эшләргә кирәк. Хатлар язарга, башкасы… Һәр кеше үз мөмкинлегенә карап нәрсәдер эшләсә дә, зур эш булачак. Канунны кабул итсәләр, шартлар тагын да авыраячак.

Ул канунны тәкъдим итүчеләр төрле фракцияләрдән җыелган. Чуашстаннан да, Чечнядән да бар. Милли республикалар вәкилләренең шундый тәкъдим белән чыгуы – аптыраш. Үз ана телеңә ничек каршы чыгып була?», диде Әминов.

Әлбәттә татар теленең шундый хәлгә калуына сыйфатлы татар тапшырулары юклыгы, инде ничә ел сөйләп тә, татар балалары каналын эшләтә алмау да сәбәп булып тора дип әйтүчеләр бар.

Әминов балалар өчен «Шаян ТВ» дип исемләнгән аерым канал октябрьдә эшли башларга тиеш дип ышандырды.

«Акча күчте. Техникага бәйге игълан ителде. План нигезендә беренче кешеләрне эшкә ала башладык. Җиде кеше эшкә алына. Баш инженер, програм җитәкчесе, баш мөхәррир һәм башкалар. Атна саен безне мөдирләр шурасы җитәкчесе Әсгать Сәфәров җыя. Аңа хисап бирәм. «Шаян ТВ»ның төп студиясе Горький урамындагы радио бинасында булачак», диде ул.

Күпләр «Шаян ТВ»ны интернетта күрергә хыялланса да, Әминов моны ышандырмады.

«Интернетта тулаем булмаячак, чөнки тапшыруларга хокук алу проблемы бар. Хокук бирелгән һәрбер тапшыру интернетта булачак», диде Әминов.

Татарларның күп өлеше Татарстаннан читтә яшәгәнне һәм хәзерге буынның күбрәк интернетта утыруын искә алсаң, иң беренче чиратта тапшыруларны интернетка чыгару турында уйлау мөһим кебек.

«Интернет мәйдан гына. Эчтәлекне эшләүче кирәк. Интернеттамы, радиодамы контент кирәк. Фикерле, акыллы, телле кешеләр кирәк», ди Әминов.

Бәйле