Борылышта юл бирмәү фаҗига белән бетә: хатыны үлгән, сабый гомере өчен табиблар көрәшә [фото]

-- Лэйсирэ

Кичә кич Башкортстанда Сибайда 45 яшьлек йөртүче идарә иткән ВАЗ-2106 машинасы 55 яшьлек йөртүче утырган «КамАЗ» белән бәрелешкән, дип яза Интертат.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, җиңел машина йөртүче туры баручы йөк машинасына борылышта юл бирмәгән.

Җиңел машинада йөртүче, аның 33 яшьлек хатыны һәм 1 яшь 3 айлык сабый кызы да булган.

Авариядә җиңел машина йөртүче үзе җитди имгәнгән. Хатыны хастаханәдә җан биргән. Хәзерге вакытта әтисе белән кызын табиблар дәвалый.

Тикшерүчеләр һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый.

Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ

Бәйле