Әгерҗе хакимиятендә райондагы куркыныч хәлне шәрехлиләр [фото, видео]

-- Лэйсирэ

Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетында шәһәрдә бар да тыныч дип ышандырдылар. Бу хакта Татар-информ яза.

 “Әгерҗедә эвакуацияләү үткәрелми. Барлык хезмәтләр дә штат режимында эшли”, — дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Рафаэль Ниязов. “Шәһәрдә шартлаулар ишетелә, әмма төтен юк – җил икенче якка исә. Биредә яшәүчеләргә куркыныч янамый. Ата-аналар балаларын бакчалардан һәм мәктәпләрдән алды. Шәһәрдән китәргә карар итүчеләр дә бар. Бу аларның шәхси эше. Пугачево авылындагы вазгыятьне Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров шәхси контролендә тота”, — дип ышандырды Рафаэль Ниязов.

Алдан “Татар-информ” Удмуртиядә Пугачево авылында элеккеге хәрби складлар территориясендә сугыш кирәк-яраклары шартлавы турында хәбәр иткән иде. Кара төтен күкне биләп алган һәм шартлау тавышлары ачык ишетелә.

Пугачевода яшәүчеләрне эвакуацияләү башлануы турында хәбәр ителә. Удмуртия хезмәттәшләренә Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе ярдәмгә килгән. Хәзергә Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга янгын сүндерү пунктлары әзерлектә тора.

Бәйле