«Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшерү өчен Татарстанда хәерче авыл табылмый [фото, видео]

-- Лэйсирэ

«Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча фильм төшерүче «Россия-1» каналы төркеме проблемага юлыккан: 30нче елларга хас «хәерче» татар авылы таба алмыйлар икән, дип яза Бизнес-онлайн.

Әлеге авыр елларны һәм ул чордагы тормыш дәрәҗәсен тасвирлау өчен гигант декорацияләр кулланылачак.

Күп серияле фильм августтан башлап Татарстанның Лаеш һәм Чистай районнарында төшереләчәк дип көтелә.  Төп рольне Чулпан Хаматова башкарачак.

Шулай ук фильм төшерүдә локация буларак КФУ һәм Казан кремле дә каралган.

Оештыручылар фикеренчә, «Зөләйханың» Татарстанда төшерелүе бик җитди сынау. Миллионлаган тамашачы караячагын исәпкә алганда,  мондый кинопроцесста катнашу республиканы яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк дигән өмет бар.

 

Бәйле