Парашют белән сикереп һәлак булган егетләрнең исемнәре әйтелде [фото]

-- Лэйсирэ

19 май Минзәлә аэроклубында фаҗигале рәвештә һәлак булган ике спортчының исемнәре билгеле булды. Болар —  47 яшьлек Чаллы кешесе Олег Щелканов һәм 33 яшьлек казанлы Рушан Сибгатуллин, дип яза Вести Камаза.

Олега Щелкановның «АвтоДвигатель» фимасында эшләве билгеле. Рушан Сибгатуллин исә «КАН-Авто» компаниясе вице-президенты Айрат Сибгатуллинның абыйсы булуы ачыкланган. һәркайсы моңарчы 600әр тапкыр парашют белән сикергән тәҗрибәле спортчы булган.

Җиде спортсмен дүрт мең метр биеклектән “ирекле төшү” алымын кулланып сикерә. Бу вакытта бер спортчы икенчесенең ачылган парашютына килеп керә. Бәрелешү нәтиҗәсендә, икесе дә аңнарын югалтып, запас парашютта төшкән. Егетләрнең берсе “Ашыгыч ярдәм” машинасында, икенчесе хастаханәдә реанимация бүлегендә вафат була.

Бәйле