Алмаз Мирзаянов бәхетсез мәхәббәте турында сөйли [әңгәмә]

-- Лэйсирэ

«Телевидениедә безнең татар халкына кирәкле тапшырулар юк. Ә тузга язмаган, мәгънәсез тапшыруларның алып баручысы булырга җыенмыйм. Күп җирләргә чакырганнары булды, бөтенесеннән дә баш тарттым», — дип ачынып сөйләде Алмаз Мирзаянов.

Сүз уңаеннан, килде-китте җырлар һәм килешсез юмордан котылу юлларын да күрсәтте ул…

— Алмаз, син алып баручы бит, нигә җырлыйсың?

— Беренчедән, әти-әни сорый, тавышың матур улым, җырла, диләр. Икенчедән, эшем өчен кирәк. Мин концертлар белән беррәттән туйлар, мәҗлесләр дә алып барам. Билгеле инде, бәйрәмгә алып баручы сайлаган вакытта, телевизордан гел күренеп торган, популяр кешене чакырырга тырышалар. Башка чара булмагач, җырларга туры килде.

— Соң алайса алып баручы булып эшлә…

— Юк, эшләмим. Телевидениедә безнең татар халкына кирәкле тапшырулар юк. Ә тузга язмаган, мәгънәсез тапшыруларның алып баручысы булырга җыенмыйм. Күп җирләргә чакырганнары булды, бөтенесеннән дә баш тарттым.

— Татар телевидениесендәге тапшыруларның нәрсәсе ошамый сиңа?

— Алар артык гади. Мәсәлән, авыл фоны плакатын элеп куялар да, шуны капка төбе итеп, алдында мәш киләләр. Ул плакатлар еллар буе алышынмый. Матур түгел.

Тапшырулар өчен махсус декорацияләрнең зур чыгымнар сораганын аңлыйм мин. Җыен тузга язмаган проектларга акча түккәнче, шул акчаны телевидениегә бирсәләр, безнең татар тапшырулары яңа сулыш алып эшли башларлар иде кебек…

— Татар сәхнәсеннән нәрсәне юкка чыгарыр идең?

— Килде-китте җырларны һәм килешсез юморны. Аларны юкка чыгарып була бит! Әнә Үзбәкстанны карагыз. Әгәр җыр мәгънәсез дип табыла икән, аның лицензиясе алына һәм җырчы бу җырны беркайда да башкара алмый. Миңа калса, бу сәхнәне чүптән чистарту өчен менә дигән ысул.

— Кайчандыр юләр малай образында сәхнәгә чыккан идең. Ул вакытта халык ошатмады үзеңне, сүктеләр…

— Тәҗрибәсезлегем аркасында шулхәтле мәгънәсез образларда йөргәнмен. Ул елны мине хурлап «Сәхнәне тозсыз алып баручылар басты» дип, газетага язып чыктылар. Шушы кеше яныма килеп, балакаем, син дөрес эшләмисең, матур нәрсә сөйләмисең, дип әйткән булса иде. Үземне озак эзләдем. Бер юлы очраклы рәвештә Рәшит Сабиров белән танышып китергә туры килде. Ул миңа бик күп китаплар тәкъдим итте, сәхнә теле буенча махсус дәресләр өчен укытучы тапты, дөрес юнәлеш бирде һәм мин чын-чынлап Әнгам Әтнабаевның иҗатына гашыйк булдым…

— Үзеңне тәҗрибәле алып баручы дип саныйсыңмы?

— Әйе, 10 елга якын тәҗрибәм бар. Әгәр яшь алып баручыларның ялгышларын күрәм икән, аларны төзәтеп җибәрергә тырышам. Үземнең башымнан узганнарны искә төшерәм. Беренче адымнарын атлаганда минем ялгышларны кабатламасыннар иде. Әгәр дә тәҗрибәле алып баручының мәгънәсез сүз сөйләп торганын күрсәм, аларга кызганып карыйм һәм алар өчен оялам.

— Хәзер бөтен алып баручылар да җырлый. Кайберләре җырчылардан да популяррак хәтта. Аларга мөнәсәбәтең нинди?

— Данир Сабиров, Рифат Зариповлар әле чыгып кына килгән заманда кайбер атказанган җырчылар «Кара, бу да җырлый башлаган. Концерт куялар икән, филармонияне алганнар, кит инде-е-е» дип көлгәннәр иде. Бүген шулардан көлгән җырчылар үзләре мәҗлесләр, концертлар алып бара башлады. Чөнки җырлаулары белән генә әллә ни майтара алмадылар. Шуңа күрә алып баручыларның җырлауларына тискәре карамыйм. Мин дә җырлыйм. Әле менә «Яратып яшик» дигән җырыма клип та төшердек.

— Чит илгә барган идең ахры, шунда төшердеңме?

— Юк ла, үзебездә. Үземнең клип белән тамашачыны 90нчы елларга алып кайтасым килде. Пакетка салам тутырып тау шуу, карга бәреп таптый-таптый палас кагу, чыжылдап утырган телевизорга доңгырдатып китереп суккач эшләп китүләре, мич коймагы… һәммәсе безнең балачак хатирәсе бит. Балачагымны хәтерләткән җылы клип килеп чыгуын теләгән идем, теләгем тулысынча тормышка ашты.

— Алмаз, ничек уйлыйсың, артистлар арасында дуслык була аламы?

— Әгәр бу дуслык турында башкалар белмәсә, була ала. Белеп алсалар, дуслыкны бетерү өчен барысын да эшләячәкләр.

— Татар җырчылары шулхәтле әшәке мени соң?

— Бөтенесе әшәке.

Дошманнарың бармы?

— Сәхнә артында яныма килеп кулын сузганда, мин кулымны да бирми торган кешеләр бар. Алар белән исәнләшәсем дә килми хәтта. Алдан елмаеп, арттан сөйләп кала торган кешеләрне яратмыйм. Күңелемне кайтарганнар белән араны шундук өзәм.

— Кайчан өйләнәсең, дип сорамый кала алмыйм, 30ны уздың чөнки…

— Бу турыда кем иренми, шул сорый (көлә). Моңарчы әни ел саен мине өйләндерәсе бар дип казлар ала торган иде. Соңгы елларны алмый башлады, хәзер инде өйләнмисеңме, дип сораганы да юк…

Яратып караганың бармы?

— Бар. Дөресен генә әйткәндә, бу яшькә кадәр өйләнмичә йөргән кешенең яшьлегендә бер нәрсәсе була. Студент еллары… Ниндидер бер ялгышлык, гади генә үпкәләшү аркасында яратып та, өйләнешә алмыйча калган мәхәббәтем булды. Бүгенге көндә ул да бәхетсез, мин дә ялгыз.

— Кушылу мөмкинлеге юкмы соң?

— Төрле сәбәпләр аркасында без бергә була алмыйбыз. Үкенеч калды, матур гаилә булыр идек…

— Башка кызлар белән йөрмәдеңме?

— Йөрдем, ләкин күңелгә ятканы очрамады. Мөнәсәбәтләребез бер-ике ай гына дәвам итә дә сүрелә. Әле соңгы йөргән кызым белән ярты елга якын очраштык, бергә чит илгә дә бардык. Шуннан кайткач хисләр суынды, ара ерагайды.

— Балалар яратасыңмы?

— Бик яратам, балалар да мине ярата. Мәҗлесләрдә балалар белән дуслашып бетәм.

— Эшеңне яратасыңмы?

— Туйдым, мәҗлесләрдә эшләү теләге бетте. Җәй һәм сентябрь айларым тулы. Чөнки ярты ел алдан язылып куйганнар иде. Ә октябрьдән башлап мәҗлесләр алып барудан туктыйм.

— Ни сәбәпле күңелең кайтты? Юкса? керемле эш…

— Татар мәҗлесләрендәге тәртипсезлекләрдән күңел кайтты. Хуҗа кешеләр алып баручыларга шәхси әйберләренә кебек карыйлар. «Әйдә менә шушыны әйт, алайса акчаңны түләмибез», «Акчаң түләнгән, сөйлә» дип, күңелне кайтарып бетерделәр. Хезмәтеңне хөрмәт итмәү бу. Татар мәҗлесләре — эчү бәйрәме булырга тиеш түгел, минемчә. Матур, җылы гаилә бәйрәме теләсәләр, рәхим итеп үткәрәчәкмен.

— Хыялың бармы?

— Зур залда матур концерт куясым килә. Зал тутырам дип кешене мәҗбүри җыярга җыенмыйм, әлбәттә. Оешмаларга кереп, билет алыгыз инде дип ялынып та йөрмәячәкмен. Минем иҗатымны хөрмәт иткән дусларым, туганнарым җыелса, мин бик канәгать калачакмын!

Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА, Интертат

Бәйле