“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтарлар үткәрә

-- Лэйсирэ

“Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында Рамазан ае дәвамында Казан мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә социаль ифтарлар үткәрә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте .

Авыз ачу мәҗлесләрендә гомуми катнашучыларның саны 3000 кешегә җитәр дип күзаллана. Ифтарлар “Борнай”, “Миргазиян”, “Гаилә”, “Кабан арты”, “Ярдәм”, “Тынычлык” мәчетләрендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, Россия ислам институтында узачак.

Һәрбер теләгән кеше ифтарларны оештыруда катнаша ала. Мәҗлесләрне үткәрү өчен сәдакаларны күчерү буенча 225-33-22 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Бәйле