«Изгелеккә бер адым…» — Казанда зур хәйрия хәйрия концерты була

-- Лэйсирэ

23 май 18:30да Тукай исемендәге филармониядә «Изгелеккә бер адым…» хәйрия концерты була. Ул Апаста яшәүче Ләлә Ногмановага ярдәм йөзеннән оештырылган. Ләлә 2011 елдан бирле ХВДАП (Хроническая воспалительная демиелинизирующая аксонопатическая полинейропатия) авыруы белән көрәшә.

Яшь композитор һәм аранжировкалар остасы Илдар Ногманов гаиләсе дәвалануга 1,5 миллион сум акча сарыф итә. Ләкин тагын да көчлерәк, кыйммәтлерәк дарулар кирәк. Бер курс дәвалану өчен 500 мең сум акча таләп ителә. Ногмановларның ул кадәрле акча табу мөмкинлеге юк.

Ләлә – ике кыз әнисе. Киләчәккә ышанычын, өметен югалтмый. Аның кызларының аякка басуын күрәсе, якыннары янәшәсендә буласы, тормыш иптәше янәшәсенә басып, өздереп иң матур, иң моңлы җырларын җырлыйсы килә.

Илдар Ногманов – җырлар авторы. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Илназ Минвәлиев һ.б.лар башкара.

Хәлебездән килгәнчә ярдәм итсәк иде. Бергә булганда барысын да җиңеп була! Изге Рамазан аенда янәшәдәгеләр борчуына битараф калмыйча, изгелекләр кылып яшик!

Терел тизерэк жаныыым???

Публикация от ildar (@ildarmuz)


Хәйрия концертында катнашалар: Фирдүс Тямаев Филүс, Кагиров, Эльмира Сөләйманова, Фирзәр Мортазин, Рифат Зарипов, Ризидә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Алия Исрафилова, Вадим Захаров, Гөлнара Габидуллина, Сәйда Мөхәммәтҗанова, Ришат-Айгөл Шәйхетдиновлар, Булат Нигъматуллин, Венер Салимов, Гузәлия-Хәким, Алина Давыдова, Кызлы йорт, Фидарис-Рузалия Мортазиннар, Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар, Ризат-Зинира Рамазановлар, Раил Садриев, Мунча ташы, Рәвешләр. Баянда — Илфат Шәехов һәм Илнур Ганиев. Концертны Булат Бәйрәмов һәм Айсылу Лерон алып бара. Билетлар сатуда.

Бәйле