Буйдак Илназ Гариповка фанаткалары шәрә фотолар җибәрә

-- Лэйсирэ

Күптән түгел җырчы Илназ Гарипов белән күрештек. Бик күңелле генә әңгәмә кордык. Ихлас аралаштык. Хәтта артыгын да сөйләде сыман. Сүз кичергән стресслары, концертлары, якын кешеләре һәм «Инстаграм»да җырчыга бала табып бирергә әзер кызлар турында барды…

– Илназ, чәчләреңне нигә үстердең инде? «Инстаграм»да утыручыларга да бик үк ошап бетмәде.

– (Елмая). Алдырам. Бик читен. Болай матур. Үземә ошый.

– Ничектер олыгайта сине.

– Үзем дә яшь түгел бит.

– Ничә яшь соң сиңа?

– 30. Ләкин бу яшь белән килешеп бетмим. Дөресен генә әйткәндә, узган ел зур стресслар кичергәч, чәчем урыны белән коелды. Табиблар, була торган хәл, үсәчәк, диделәр. Менә шуңа чәчләремне үстерергә булдым. Озын чәч белән ул урынны каплап йөрим. Коелган урында чәч үсә башлады инде. Тиздән чәчемне кистерергә җыенам.

– Илназ, сине бер продюсерлык үзәге белән дә килешү төземәгәнсең дип беләм.

– Хезмәттәшлек итәм. Әмма килешү нигезендә түгел. Мин ирекле җырчы. Эчке халәтем дә шундый. Иҗат төркемем белән ирекле артистлар, музыкантлар ролен алдык. Хәтта киенү мәсьәләсендә дә. Сәхнәгә джинсы чалбар киеп чыгабыз. Теләсә нәрсә киеп чыгалар дип уйламасыннар. Сәхнә өчен сатып алабыз. Тормышта нинди, сәхнәдә дә без шундый. 300 меңгә күлмәкләр тектереп чыкмыйбыз. Гади булып киенеп чыгуыбыз өчен халык, киресенчә, якын күрә башлады. Гадәти тормышта да үземә җайлы киемнәр сатып алырга тырышам. Менә бүген комбинезон кидем. Ул миңа җайлы. Үземне рәхәт хис итәм. Халыкка кием күрсәтү кирәкми. Аңа җыр кирәк. Мәгънәле җыр! Ихлас булуың кирәк! Сәхнәгә нинди кием тектереп чыгыйм икән, дип уйлап утырганчы, әйбәт җыр язам мин.


Илназ әбисе, әнисе, бертуган абыйсы белән

– «Инстаграм»да кызлардан килгән кызыклы гына хатларыңны урнаштырып бардың. Хәтта берсе сиңа: «Бала табып бирәм», – дигән.

– Кызлар миңа күп яза. Әмма алай дип язучы кызлар өчәү иде. Шул өч кыз бер туктамый әллә нәрсәләр язып бетерделәр. Аларга җавап кайтармагач, «Ник язмыйсың? Үпкәләдең мәллә?» – дип язарга тотыналар. Низаг тудыралар. Үз алларына язышып утыралар. Мин андый хатларга җавап кайтармыйм. Теләсә нәрсә язып тутырганнарны кара исемлеккә генә җибәрәм. Әмма адекват язучы кызларга кагылмый ул. Алар миңа матур теләкләрен яза. Адекват булмаган өч кызны кара исемлеккә кертсәң дә, алар яңа бит ачып, башка фото куеп, исемен үзгәртеп язарга мөмкин. Менә мин сиңа ачып та күрсәтә алам. Кара әле.

Илназ бер кызның язышуын күрсәтте. Анда ниләр генә язып тутырмаган. Ике бала алып кайтам, дип язган. Шәрә фотолар җибәргән. Әмма үзенең фотолары түгел.

– Өч кыз өч төрле яза, – дип дәвам итте әңгәмәне Илназ. – Әмма принциплары бер. Берсе бөтенләй мунчаларга чакырып яза иде. Аның ул язмаларын «Инстаграм»дагы сториска куя башладым. Бераз оялмас микән, дидем. Өч кызның икесе төшеп калды. Берсе әле дә яза. Аңа 24 яшь. Үзе проблема ясый, аннары шушы проблеманы үзе чишә. Талашып та ала. Әмма минем монда бер дә катнашым юк. Чөнки ул кызга бернәрсә дә язмыйм. Бер уйлап карасаң, кайчагында куркыныч та булып китә бит.

– Нәрсәсе куркыныч?

– Менә синең белән сөйләшеп утырабыз. Сине минем йөргән кызым дип уйлап, көнләшеп, берәр нәрсә эшләп куюы да бар. Мин моны ник әйтәм: бөтен нәрсә уеннан чыга.

– Анысы дөрес. Әйдә, сольный концертларыңа күчик. Иҗат төркемең белән бик матур чыгышлар ясап йөрисез.

– Әйе, Аллага шөкер. Бу сезонга 36 концерт бирдек. Чиста кассага эшлибез. 250 кеше булса да, 15 кеше булса да, концертны өзмибез. Авыл җирләрендә 80-120 кеше килсә дә, чыгыш ясамый китмибез.

– Иң әз килгән кеше кайда булды?

– Сарманда. 50гә дә тулмады. Ничә кеше килүенә карамастан, без моңа ияләндек. Соңгы арада концертларга кеше күбрәк тә килә башлады. Администраторым Рөстәм сәхнә артына керә дә, «Анда ярты зал тулган бит инде», – дип шакката. Тамашачы хәзер үзе хөрмәт итеп килә. 10 кеше килсә дә, концерт бер үк дәрәҗәдә уза. Концерт үзе ике сәгать бара. «Тере» тавышка, «тере» уен кораллары белән чыгыш ясыйбыз. Артык сүзләр дә юк. Соңгы концертта тамак бөтенләй бетте. Әмма тамашачы алдында чын күңелдән эшлибез. Һәр чыгыштан рәхәтлек алырга тырышабыз.

– Туган авылың Хәсәншәехтә дә концертың матур узды, диделәр.

– Аллага шөкер, туган авылымда ел да концерт куям. Бөтен зал, фойе тамашачы белән тулган иде. Күрше-тирә авыллардан да килделәр. Ул инде традициягә керде.

– Синең өчен иң авыр ел узган ел булгандыр…

– Әйе, иң авыр ел булсын инде ул. Контрольгә ала алмаслык вакыйгалар берсе өстенә берсе килде. Күп еллар әнием авыртты, яман шеш таптылар. Әмма ул беркайчан да зарланмады. Нык сабыр иде. Аның сабырлыгына соклана идем. Хәтта әниемә әздән, сез, дип эндәшми торган идем. Әниемне бик яраттым, хөрмәт иттем. Нинди генә кызу холыклы булсам да, әниемә бер авыр сүз дә әйтмәдем.

Берсендә урамда ялгыш кына бер егетнең әнисе белән телефоннан сөйләшкәнен ишеттем. «Әни, башка шалтыратма. Кайтабыз», – дип, бик дорфа гына җавап кайтарды. Менә шуңа йөрәк әллә ничек кенә сызлап куйды. Без, киресенчә, әни монысы өчен генә борчылмаса ярар иде, дип, аны тынычландыра тора идек. Әнинең яман шеш белән авыруын табиблар миңа гына әйткәннәр иде. Ул турыда әнигә дә, абыема да әйтмәдем. Абыйга аннары гына сөйләдем. Әнием соңгы көненә кадәр үзенең бу дөньядан китәсен белмәде. Инде әниебезнең арабыздан китүенә 12нче мартта бер ел булды. Киткән кебек тә түгел. Гел янәшәдә сыман. Ә әтиебезне без кечкенәдән югалткан идек. Ул чагында миңа – 6 яшь, бертуган абыем 9 яше белән бара иде.

Башта әти-әнием Казанда яшәгән. Без тугач, Арча районының Хәсәншәех авылына күченеп кайтып киткәннәр. Әти үлгәч, әтиемнең әнисе әнием белән араларын өзмәде. Гел бергә булдылар. Әтиемнең әнисен «әти-әби» дип йөртәбез. Ул бик тере, энергиясе ташып тора. Хәзер аңа 81 яшь. Сәясәтне дә белә. Юмор хисе дә юк түгел. Безнең өчен борчылып яши. Гөлләр үстерә, әйберләр тегә. Ул заманында тегүче иде бит. Бер уйлаганда, әнием өчен әтиемнең әнисе чит кеше бит инде. Әмма алар әни белән кыз булып беткәннәр иде. Сүзгә дә килеп алалар иде. Әмма үзләренчә, якын итеп. Әти-әбиебез әле дә әниебезне, ягъни киленен сагына. Якын иптәш иде ул аңа. Әнием әти-әбигә әйберләр сүтәргә булыша иде. Аннары әнине югалткач, якын иткән кешеләр китә башлады. Администраторым Илфак абый Шиһапов арабыздан китеп барды. Илфак абый белән эчкерсез аралаша идек. Сүзгә дә килә идек. Әмма дусларча! Аның яшь аермасы сизелми иде. Ул гениаль кеше иде! Аның белән ике елга якын эшләп калдык. Тормыш шундый әйбер инде. Көтмәгәндә бөтенләй башка борылыш алырга мөмкин. Бер уйламаганда машиналар әйләнә, янгын чыгып куя. Тормыш шулай бара. Шуның белән кеше дә үзгәрә.

– Өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?

– Өйләнергә кирәктер инде. Без романтик кешеләр. Әзрәк булса да, мәхәббәткә ышанабыз. Әйе, өйләнеп була. Бәлки ул тора-бара мәхәббәт киләдер. Ләкин мин яратмыйча өйләнә алмас идем. Өйләнергә вариантлар күп булды. Әйбәт кызлар да күп. Өйләнергә әйбәт кызлар бетте дигән сүзләр дә дөрес түгел. Өйләнергә дә насыйп итәр. Мин моңа ышанам.

Әңгәмәдәш Эльза ГАЗИЗОВА, Безнең гәҗит

Бәйле