Илшат Әминов Конституцияне үзгәр­түне сорый

-- Лэйсирэ

21 май көнне Мәскәүдә мәктәпләрдә туган телләрне укытуга багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылды. Анда апрель аенда Дәүләт Думасы карамагына кертелгән туган телләрне ирекле укытуга кагылышлы закон проекты турында фикер алышканнар. Чараны туган телләрне мәҗбүри укытуны яклаучы инициатив төркем оештырган.

“Түгәрәк өстәл”дә Дәү­ләт Думасы, шулай ук Якутия, Башкортстан, Татарстан, Чуашстан, Алтай, Дагыстан һәм башка милли республикалардан килгән депутатлар чыгыш ясаган. Бу вакытта проектка каршы пе­тициягә 32 мең имза куелган булган. Билгеле булганча, аңа кадәр Казанда, туган телләрне як­лап, митинг оештырылган иде. Дәүләт Думасының мә­га­риф комитеты әгъзасы Алек­сей Майоров сүз­лә­ренә караганда, комитетка 600 гә якын хат килгән. Закон проектына каршы булучылар биш тапкыр күбрәк. Чарада бары Россия немец­ларының федераль милли-мәдәни автономиясе президенты Генрих Мартенс кына закон проектын хуплаган. Әмма шул ук вакытта дәүләт телләренең мө­һим­леген дә ассызыклаган ул. Җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевцов фике­ренчә, туган телләрне ирекле укыту җинаятькә тиң санала. Ул үзе исә иң аз санлы ха­лык­лар­ның да хокукларын як­ларга әзер булуын бел­дер­гән. “Закон проекты илдәге күп­мил­ләтле халык­ларның гражданлык хокукларын кы­са. Бу законны кабул итү теләге аңлашыл­мый. Урыс телен беркайда да кысмыйлар. Мин татар яки кабарда телен өйрәнеп, урыс булудан туктаган бер генә кешене дә белмим”, – дигән ул.

Туган тел хокукларын яклау активлыгы хәрәкәткә әйләнергә тиеш, дигән фи­керләр дә яңгыраган.

– Мин хәрәкәтне ничек атарга кирәклеген беләм – Россия Конституциясен як­лаучылар хәрәкәте! Без монда барыбыз да илнең Төп законын якларга килдек, – дип белдергән “Яңа Гасыр” телеканалы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

Илшат Әминов фике­ренчә, туган телләрне ирек­ле укыту турындагы закон проекты Россия Конститу­циясенә каршы килә. “Кон­сти­ту­ция нигезендә рес­пуб­ликалар үз дәүләт тел­ләрен билгели һәм аны урыс теле белән тигез дә­рәҗәдә куллана ала. Россия халыкларына туган телләр­не саклауны, үстерү­не гарантияли. Бөтен стандартлар, мәга­риф законына кер­телгән үзгәрешләр Консти­туциягә каршы килә. Дәүләт телен ирекле укыту башка сыймый. Ул очракта Конституцияне үзгәр­тегез! Мил­ли республикалар туган телне ирекле укыту проектын хуплый алмый! – ди депутат. – Мин редакция ко­миссия­сенә Россия Конституцион судына милли рес­пуб­лика­ларның уртак мө­рәҗәгатен әзерләргә кирәк булыр дип куркам. Безгә шул юлдан барырга туры килмәгәе. Бу – җиңел юл тү­гел. Моның өчен яхшы юристларның ярдәме кирәк булачак. Законны укысак, хаклыкның безнең якта булуын аңлар­быз. Анда бу хакта төгәл, аңла­туларга урын калдырмыйча әйтелгән”.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Бәйле