«Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу хәлгә Салават шәһәрендә җир казу эшләре барышында 18 майда тап булганнар. «Бала хатын-кыз майкасына төрелгән һәм полиэтилен пакетка салынган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай бер ай чамасы элек һәлак булган», — дип сөйләгән агентлыкка үз чыганагы.
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсендә бу табылдык буенча тикшерү баруын хәбәр иткәннәр.
Судмедэкспертиза баланың ни сәбәпле үлүен ачыклаячак.